Җәмгыять

Ягымлы йөзле, йомшак сүзле

Әни... Бары тик өч хәреф, әмма шул өч хәреф үз эченә күпме наз, мәхәббәт, сабырлык сый­дырган.

(Тәтеш, 28 ноябрь, "Тәтеш таңнары).

“Әни... Бары тик өч хәреф, әмма шул өч хәреф үз эченә күпме наз, мәхәббәт, сабырлык сый­дырган. Безнең укучылар бик бәхетле балалар, чөнки һәрберсенең янәшәсендә алар өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыкларын уртаклашучы, кочагына сыенганда: “Балам, йөрәк җимешем!” – дип иркәләп эндәшүче газиз әниләре бар. Әниләр көне якынлашканда мәктәптә шушы күркәм бәйрәмгә багышлап төрле чаралар үткәрәбез. Сезнең игътибарга укучыларның әниләре турындагы язмаларын тәкъдим итәбез”, – дип яза безгә Зур Әтрәч башлангыч мәктәбе ­мөгаллимәсе ­Фирдания Миңнуллина. 

Илфат Җамалетдинов: “Әнием Мөния бик матур һәм яхшы. Аның янында миңа бик рәхәт. Әгәр дә берәр киңәш кирәк булса, мин аны әнидән сорыйм. Әниемә булдыра алганча ярдәм итәргә тырышам. Әнием пешергән кабартмалар, өчпочмаклар бик тәмле була. Мин әниемне бик яратам”. 
Гүзәл Сапарова: “Минем әни Гөлия исемле. Ул бик матур. Аның чәчләре чем кара, күзләре коңгырт, уйчан. Ул ягымлы йөзле, йомшак сүзле. Без аны бик яратабыз. Әниебез безне ашата, эчертә, киендерә. Ул хисапчы булып эшли. Аны эшендә хөрмәт итәләр. Чөнки хезмәтен тырышып башкара. Безгә әни белән бик тә рәхәт”.
Ленар Кәбиров: “Әнием Алена киң күңелле. Без аны яратабыз. Ул да безне ярата. Тәмле ашлары белән сыйлый. Сеңлем белән миңа дәрес әзерләгәндә булыша. Әниемнең эше бик күп. Шуңа күрә без аңа һәрвакыт булышабыз: өйләрне җыештырабыз, кечкенә энебезне уйнатабыз. Әниебез безне: “Минем булышчыларым”, – дип мактый. 
Әдилә Хәмитова: “Минем әниемнең исеме бик матур – Раилә. Ул үзе дә чибәр, тыйнак. Яшь кенә булса да безне – 6 баласын әти урынына да тәрбияли. Әнием мине йокыдан иркәләп уята, чәчләремне үреп, ашатып-эчертеп, ике абыем белән бергә мәктәпкә озата. Тәмле ризыклар пешереп каршы ала. Без әниебез белән горурланабыз. Әнием! Сау­-сәламәт бул. Без сине бик яратабыз”.
 


Нет комментариев