Җәмгыять

Зур Әтрәчтә «Туган ягым минем Татарстан» дигән концерт программасы булды

Концерт Татарстан Республикасы көненә багышланган.

28 август Зур Әтрәч авыл мәдәният йорты каршында Татарстан Республикасы көненә багышланган «Туган ягым минем Татарстан» дигән концерт программасы булды.

Бәйрәмне авылыбызның Троф «Шонгат» (Шунгат) директоры Валиев Мөнир Бәдретдин улы ачып җибәрде һәм бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Шайдуллин Рөстәм Халим улы котлады. Гаилә елы уңаеннан парлап килгән авылдашларны бәйрәм белән котлап аларга бүләкләр бирелде.Бәйрәмебез матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Соңыннан чәй өстәле артында үтте.
 


Нет комментариев