2023 елның II ярты еллыгына ташламалы абунә ункөнлеге башланды.
(Тәтеш, 9 апрель, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина).
Зур Әтрәч авылында яшәүче Зөлфия Фәйзуллина безнең газетаны 2023 елның икенче ярты еллыгына районда беренчеләрдән булып рәсмиләштергән.
Зөлфия Гарифулла кызы әйтүенчә, ул алда торган эшне аннары башкарырмын дип сылтап калдырмый икән, шуңа күрә, абунә кампаниясе башлануы турында белгәч үк, почта бүлегенә ашыккан.
– Газеталарны: районныкын да, республиканыкын да гомер буе укыйм. Алардан башка ямансу. Әти-әни дә шулай ук беркайчан да газетасыз яшәмәделәр, һәрчак журналлар да яздырдылар. Мин туган нигездә гомер кичерәм, почтальон килгәнне көтеп яшәгән вакытлардагы мохитне сакларга тырышам, чөнки яңалыкларны күбрәк газетадан укып белдек. Газетаның яңа килгән санын кулга алып укыгандагы кичерешләрне берни белән дә чагыштырырлык түгел. Әтием Гарифулла колхозда гомере буе тракторчы булып эшләде. Пенсиягә чыгар алдыннан остаханә мөдире вазифасын башкарды. Әнием Галия сугыш елларында шулай ук тракторда хезмәт куйган, аннары яшелчәләр үстерү эшенә күчкән. Гаиләдә ун бала якты дөньяга туган. Мин – дүртенчесе. Сигезьеллыкны тәмамлагач, 15 яшьтән хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрдем. Мәктәп интернатына төнге сменага няня булып эшкә урнаштым.
Ике бина бар иде, берсендә – кызлар, икенчесендә малайлар яшәде. Алтмышлап тирәсе кеше иде. Алабирдедән, Кече Әтрәчтән, Баймәттән, Никифоровкадан килеп укыдылар. Шуннан соң җыештыручы булып эшләдем. Бер үк вакытта кичке мәктәптә дә укыдым. Озайтылган көн төркемендәге тәрбияче декрет ялына киткәч, аның урынында эшләп тордым, – дип искә төшерә 40 еллык хезмәт стажы булган Зөлфия апа.
Авыл кешесе өчен редакциядән шалтырату көтелмәгәнчәрәк, әмма шатлыклы булган.
– Аралашу һәрчак күңелле. Ә инде яраткан газета редакциясенең хезмәткәре белән – икеләтә. Газетадан алдакчылык турында укыйм, мәкерле кешеләр халыкны ничек итеп алдаулары турында телевизордан да еш сөйлиләр. Алар ятьмәсенә эләгүчеләрне мин кызганам. Билгесез кешеләргә ничек итеп ышанырга була... Миңа да чит кешеләр берничә тапкыр шалтыраттылар. Нәрсәдер сөйли башлагач ук, минем сезнең белән сөйләшергә вакытым юк дип җавап бирәм, мин кемгә кирәк, болай да табарлар, танышлар аркылы, – дип уртаклаша Зөлфия Гарифулла кызы.
Газетада кузгатылган нинди темаларны аеруча да мөһим дип саныйсыз дигән сорауга, ул болай дип җавап бирә:
– Миңа барысы да кызыклы. Газетаның эчтәлегеннән канәгать, районыбызның, шулай ук бөтен республикабызның ничек яшәве турында белеп торам, атна вакыйгаларында күп мәгълүматлар бар. Мин беренче биттән алып соңгысына кадәр укып чыгам, кайчакларда, киресенчә дә була. Гыйбрәтле, тормыш тарихыннан алып язылган мәкаләләрне укырга яратам. Әгәр ашыкмыйча, күңел биреп укысаң, һәрбер мәкалә, хәтта кечкенә генә язма да тирән мәгънәгә ия. Ә инде тәкъдимнәргә килгәндә, мин кроссвордлар чишәргә бик яратам, районыбыз газетасында менә шул җитми дә инде миңа. Ә болай, барысы да әйбәт, хезмәтегез өчен рәхмәт, сезгә сәламәтлек юлдаш булсын һәм газетабыз озак еллар чыгып торсын.
фотоны Зөбәрҗәт Хәйруллина тәкъдим итте
Нет комментариев