Сентябрьнең соңгы көне салкынча, болытлы, ләкин яңгырсыз булды һәм хәтта вакыты-вакыты белән кояш та балкып алды.
(Тәтеш, 8 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
ТРның атказанган укытучысы, ТРның физик культура һәм спорт отличнигы Рәшит Габдрахманов Кубогына җиңел атлетика кроссында тәтешлеләр генә түгел, шулай ук күрше районнардан килгән яшь спортчылар да катнашты.
Сентябрьнең соңгы көне салкынча, болытлы, ләкин яңгырсыз булды һәм хәтта вакыты-вакыты белән кояш та балкып алды.
– Бернинди һава торышы да комачаулый алмый, – диде үзенең кызы Регина өчен җанатарга килгән тәтешле Гөлия Курцева. – Җиңел атлетикага без нибары сентябрьдән генә йөри башладык, шулай да кызым тренер Рәшит Рәхимовичны бик хөрмәт итә. Ул җиңел атлетикадан канәгатьлек ала, катлаулырак, әлбәттә, авырлыгы күп, ләкин шөгыльләнүләрнең аралашу, сәламәтлек өчен файдасы зур. Спорт – ул яшәеш. Әгәр беренче булып йөгереп килә алмасаң да, борчылырга кирәкми, без әле башладык кына, иң мөһиме – катнашу, ә алда әле җиңүләр булачак, дип кисәтеп куйдым баламны.
Һәм менә яшь спортчыларның беренче йөгерешенә старт бирелде. Ата-аналар: “Булдырасың! Әйдә!” – дигән тавышлар белән аларга рухи көч өстәп тордылар.
Аня ераклыкны җиңел үтеп чыкты. “Сиңа кубок бирәчәкләрме?” – дип кызыксындым аңардан. “Әлбәттә”, – дип җавап бирде бәхетле җиңүче һәм аның кубоклары күп булуы белән уртаклашты.
Спорт бәйрәме һәрбер катнашучының шәхси казанышларына яңа нәтиҗәләр китерде. Анна Юдина бөтенләй дә кечерәк кызлар арасында 500 метрга йөгерүдә җиңүче булды, икенче урын – Ева Арисовада, өченче булып Ульяна Таранова килде. Малайлар арасында алтын медальне Эмиль Чумарин яулады, Апастан килгән йөгерүчедән аз гына калышып, Ринат Миңнуллин өченче урынны алды.
Татьяна Ханжина бер чакрым ераклыкта беренче булып йөгереп килде, малайлар арасында Михаил Мечтанин алдынгы булды. Тоншерма авылыннан Данил Степанов бронза яулады. Карина Абашина, Алинә Гарифуллина да шулай ук алтын медаль алуга ирештеләр, Майя Таранова, Вадим Черемшанов, Богдашкинодан Яна Краснова, Киртәледән Тәүфыйк Гайнуллин көмеш медальгә ия булдылар. Килдештән Анна Петрова белән кадетлар Никита Чайкин һәм Ленар Кальсин мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелделәр.
– Йөгерү гәүдә үсешенә генә түгел, шулай ук рухи яктан да тәэсир итә, шуңа да спорт яшәү рәвешенә әйләнергә тиеш, – диде Рәшит Габдрахманов.
фотоны Рәшит Габдрахманов тәкъдим итте
Нет комментариев