Спорт

Иң яхшы баскетболчыларны ачыкладылар

Хатын-кызлар турнирында алты команда катнашты.

(Тәтеш, 25 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).“Барс” спорт комплексында “КЭС-БАСКЕТ” – 2022-2023 Бөтенроссия мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этап уены узды.

Хатын-кызлар турнирында алты команда катнашты. Көчле уен барышында Килдеш мәктәбе кызлары җиңделәр. Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучылары – икенче урынны, Олы Тархан командасы өченче урынны алды. 

Ир-егетләрдән торган 9 команда арасында олытарханлылар барысына караганда да иң яхшы чыгыш ясадылар. Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучылары – икенче урынны, Тоншерма командасы өченчелекне яулады.

 


баскетбол

Нет комментариев