Пьедесталны яуладылар
Спорт

Пьедесталны яуладылар

Россиянең атказанган тренеры Дмитрий Герчегло призына Санкт-Петербургта узган хатын-кызлар ирекле көрәше буенча Яңа ел төбәк турнирында Тәтешнең спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр уңышлы чыгыш ясады.

Кира Пугачева – алтын, Виктория Похлебкина көмеш медаль яулады. Полина Белова бронза медаль иясе булды. Тренер Сәгыйть Ибраһимов хәбәр иткәнчә, спортчылар истәлек дипломнары һәм медальләр, чәчәк гөлләмәләре, шулай ук Россиянең атказанган тренеры Дмитрий Герчегло һәм аның танылган шәкерте, хатын-кызлар ирекле көрәше буенча Олимпия уеннары чемпионы Наталья Воробьева кулыннан татлы Яңа ел күчтәнәчләре белән бүләкләнделәр.   

Тәтешлеләр шулай ук дүрт тапкыр Европа чемпионы, атказанган спорт мас­теры Елена Егошина призына кызлар арасында ирекле көрәш буенча Бөтен­россия ярышларында да катнашты.

Маргарита Ежкова, Виктория Тайманова һәм Дарья Мартынова бронза призерлар булдылар. Замина Дугалева 5нче урынны алды. Быел келәмгә ­Россия Федерациясенең 26 төбәгеннән 150дән күбрәк көчле спортчы чыкты. 

Фотоларны Сәгыйть Ибраһимов тәкъдим итте.


Нет комментариев