Рания Рахманова үз үлчәү авырлыгында алтын медаль яулады
Традицион ярышларда безнең спортчылар ихтыяр көчләрен, спорт әзерлекләрен, тырышлыкларын күрсәттеләр.
(Тәтеш, 21 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Тәтешнең ирекле көрәшчеләре Россиянең атказанган спорт мастеры Елена Егошина призына кызлар арасында спорт көрәше буенча Ачык Беренчелектә катнашты.
Рания Рахманова үз үлчәү авырлыгында алтын медаль яулады. Исегезгә төшерик, узган елны ул әлеге мәртәбәле ярышларда бронза призер булган иде. Замина Дугалева икенче урынны алып, көмеш медаль яулады.
– Татьяна Долгова да, Виктория Тайманова да яхшы чыгыш ясадылар, алар бишенче урынны яуладылар, – дип уртаклашты тренер Сәгыйть Ибраһимов. – Традицион ярышларда безнең спортчылар ихтыяр көчләрен, спорт әзерлекләрен, тырышлыкларын күрсәттеләр.
фотоны Сәгыйть Ибраһимов тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев