Спорт

Тәтешлеләр – призерлар өчлегендә

Иске Чүпрәле ­авылында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы җәйге фестиваленең II (зональ) этабы булды.

(Тәтеш, 13 октябрь, “Тәтеш таңнары”).

Фестивальдә Татар­стан­ның Апас, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле районнары командалары катнашты. Ярышлар универсаль спорт залында, “Хезмәткә һәм оборонага әзер” БФСК мәйданчыгында: бер урында баскан килеш ерак­лыкка сикерү, гимнас­тика ясау эскәмиясендә алга иелү, пневматик винтовкадан ату, югарылыкка күтәрелү һәм башка төрләрдә үтте.

Безнең районны Карина Юнысова, Никита Агеев, Полина Портнова, Дмит­рий Берестов, Никита Гордеев, Фәнис Гомәров, Айрат Ибраһимов, Сергей Мамкин, ГТО комплексын үтәү өчен Тәтеш районында җаваплы Игорь Долинин һәм Михаил Тайманов тәкъдим итте.  

Фестиваль нәтиҗәләре буенча Тәтеш районы командасы икенче урынны алды.

– Бездә команда даими, аеруча да ветераннар составы. Ел әй­лә­нәсе әзер­ләнәбез. Фестиваль­гә  рух күтәренкелегендә йөрибез, кышын да, җ­ә­ен дә барабыз. Команда икенче урын алганга күңелен төшерми, кыш көне җиңүгә әзерләнәбез, чөнки командада чаңгы­чылар күп. Тәтеш районы җитәкчелеге безне хуплады – командалар өчен кроссовкалар сатып алынды, – дип уртак­лашты ­Сергей Мамкин.  
 


Нет комментариев