Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Алда каникуллар

Балаларга кирәкле куркынычсызлык кагый­дәләрен аңлату һәм искә төшерү бик мөһим.

(Тәтеш, 30 октябрь, “Тәтеш таңнары”).

2022 елның 31 октяб­реннән 6 ноябренә кадәр Татарстан территория­сендә киң күләмле “Көзге каникуллар” чарасы узачак. Аның максаты – балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау. 2022 елның 9 аенда рес­публика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 331 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 11 бала үлгән һәм 348е җәрәхәтләнгән. Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә авария­ләргә бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра. Ел башыннан бирле 6 пассажир бала үлгән.

– Балалар күпләп йөри торган урын­нарда әлеге категория юл хәрәкәте катнашучылары белән вәзгыять кискенләшү сәбәпле, Тәтеш районында балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау буенча чаралар узачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган яшь җәяүлеләрне дә игътибарсыз калдырмаячак. Аларның юл аркылы чыгу кагый­дәләрен бозу фактларын полицейскийлар яшь юл инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, актив гражданнар белән берлектә кисәтәчәкләр. Җәяүлеләр тарафыннан хокук бозулар турындагы мәгълүмат уку урыны буенча җибәреләчәк, – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр ми­нистрлыгының Тәтеш районындагы  ­ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов.

Яктылык көне кыскару шартларында, шулай ук һава торышы начар булу сәбәпле, юл хәрәкәтендә катна­шу­чыларның барысына да игътибарлы, сак булырга кирәк. Җәяүлеләргә яктылык кайтаргычларны куллану зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гибдд тетюши