Рәмис Сафиуллов чик сакчыларын һәм ветераннарын бәйрәм белән котлый
28 май – Чик сакчылары көне.
(Тәтеш, 28 май, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов чик сакчыларын һәм ветераннарын бәйрәм белән котлый.
– Әлеге көн дәүләтебез чикләрен саклау буенча хәрби бурычын үтәгән яки бүгенге көндә дә бу җитди хезмәтне башкаручы һәр ир-егеткә карата ихтирам һәм хөрмәт хисе уята. Батырлык һәм кыюлык, үзара ярдәмләшү хисе, һөнәри осталык, югары әхлакый рух һәм Ватанга тугрылык – чик сакчыларының төп сыйфатлары. Сезнең намуслы хезмәтегез – илебез чикләренең ныклыгын һәм гражданнарыбызның тынычлыгын тәэмин итә.
Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга иминлек, нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев