27 май – Гомумроссия китапханәләр көне.
(Тәтеш, 27 май, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов район китапханә системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын тәбрик итә:
– Яңа цифрлы технологияләр үсешенә карамастан, китап белем һәм гаҗәеп ачышлар дөньясына озатучы булып калачак.
Бүген китапханәләр – тулы бер мәдәни үзәкләр. Күпчелек чаралар китапханә хезмәткәрләре көче белән үткәрелә, яшь буынны рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбияләүдә аларның өлеше зур.
Көндәлек тырыш хезмәтегез, милли һәм дөньякүләм мирасны саклап калуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, яңа иҗади уңышлар телим!
Нет комментариев