Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм районның берничә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре июнь аенда РФ Үзәк хәрби округының һава десанты гаскәрләрендәге солдатларга гуманитар ярдәм җибәрделәр.
Рәмис Хатыйп улының,“Нур” агрофирмасы җитәкчесе Радик Нургалиевнең, “С. М. Казаков” КФХ башлыгы Илья Казаковның, “Татарстан” агрофирмасы җитәкчесе Айрат Халитовның, “Новая Заря” хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Хисамовның, “Авангард” хуҗалыгы җитәкчесе Виктор Абрамовның, “Колос” агрофирмасы җитәкчесе урынбасары Ранис Мәүлихановның, “Агро-Союз” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Сергей Полянскийның һәм аның бертуганы Алексейның шәхси акчасына барлыгы өч миллион сумнан артыклык суммага азык-төлекләр, егерме дизель-генератор сатып алынган.
Исегезгә төшерик, район башлыгы инициативасы буенча безнең солдатларга гуманитар ярдәм инде өченче тапкыр оештырыла, һәм һәрберсендә ул аны билгеләнгән урынга кадәр шәхсән үзе озата бара. Сүз уңаеннан, баштарак ул Рәмис Хатыйп улының шәхси акчасына тормышка ашырылган иде.
– Илебез тарихы солдатларның күп батырлыклар һәм каһарманлыклар күрсәтүен белә. Алгы сызыкта булучыларга ярдәм итү безнең өчен намус эше. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә үтенечемне аңлап кабул иткәннәре һәм азык-төлек, дизель-генератор сатып алырга акча бүлеп биргәннәре өчен рәхмәтлемен, – диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов.
Нет комментариев