Тәтеш районы башлыгы педагогларны котлый
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы педагогларны котлый

5 октябрь – Укытучылар көне.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов педагогларны, мәгариф хезмәткәрләрен һәм педагогика хезмәте ветераннарын котлый:

– Укытучы – гомерлеккә сайлап алына торган уникаль һөнәр. Нәкъ менә укытучылар яшь буынны тәрбияләү һәм белем бирү кебек җиңел булмаган, шул ук вакытта бик мактаулы һәм җаваплы вазифаны башкара. Сезнең һәрберегез илебезнең, республикабызның, районыбызның киләчәген булдыруга үз өлешен кертә, белем бирә һәм лаек­лы гражданнар тәрбияли. Сез гади генә педагоглар түгел, ә үз укучыларының холкын һәм язмышын булдыручы остазлар һәм илһам бирүчеләр.

Педагогика хезмәте ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре белдерәм. Сез яшь укытучылар өчен үрнәк, үз һөнәрегезгә олы тугрылыкның чагылышы булып торасыз.

Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, эшегездә уңышлар, үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүдә зур казанышлар телим.


Нет комментариев