Тәтеш районы башлыгы социаль өлкә хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәм белән котлый
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы социаль өлкә хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәм белән котлый

8 июнь – Социаль хезмәткәр көне.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов социаль өлкә хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәм белән котлый:

– Мөгаен, бер генә һөнәр дә кешедән социаль хезмәткәр хезмәте кебек чиксез кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык һәм кешеләргә ышаныч таләп итмидер. Бу эш кенә түгел, ә яшәү рәвеше. Сезнең игелегегез һәм мәрхәмәтегез ветераннарга, өлкәннәргә, балаларга, күп балалы гаиләләргә һәм авыр тормыш хәлендә калган һәркемгә юнәлтелгән. 

Сезнең барыгызга да нык сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс рухи көч телим! Чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре һәм хөрмәт һәрвакыт фидакарь хезмәтегезгә лаеклы бүләк булсын!
 


Нет комментариев