Тәтештә Горький һәм Свердлов урамнары киселешендә балалар һәм яшүсмерләр юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртү өчен тематик транспарантлар һәм табличкалар тотып чыкканнар иде. Юлның яшь инспекторлары отрядлары вәкилләре машина йөртүчеләргә юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча белешмәләр таратты.
Әлеге акциядә төрле кешеләр: Тәтеш районы дәүләт автоинспекциясе , "Юл хәрәкәте иминлеге", мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, "Беренчеләр хәрәкәте", "Яшь армиячеләр", "Форпост" үзәге вәкилләре, гражданнарны яклау көллияте студентлары, мәктәп укучылары, ата-аналар катнашты.
Бу чараның төп максаты - юл-транспорт һәлакәтендә гомерләре өзелгәннәрне искә алу гына түгел, ә юлларда куркынычсызлык проблемаларына игътибарны җәлеп итү, яңа һәлакәтләр килеп чыгу куркынычын киметү. Оештыручылар мондый искәртүләр кеше гомерен саклап калырга ярдәм итәр, дип өметләнә.
Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. 2026 елда ул 15 ноябрьгә туры килә. Һәм нәкъ менә шушы дата алдыннан районда, юлларда куркынычсызлык - уртак бурыч икәнен искәртү өчен, төрле чаралар оештырыла.
Нет комментариев