Тәтештә быелга планлаштырылган юл төзелеше тәмамланып килә.
(Тәтеш, 17 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).
Фрунзе урамындагы тигез асфальт транспорт хуҗаларын сөендерә: юл өслегенең беренче катламы җәелде.
– Биредә 10 елдан артык яшим, – дип хәбәр итте шәһәрле Николай. – Юлда интегә идек, асфальт түгел, ә казылып беткән иде. Хәзер инде яхшырды, асфальтның беренче катламын салдылар, тагын берне салачаклар, дип әйттеләр. Төзүчеләр һәрбер йортка кереп, хуҗалардан транспорт йөрсен өчен бордюрны нинди озынлыкта ясарга икәнлеген сорадылар. Барысы да уңайлы булуына мин бик шат.
Воробьев урамындагы юл яңа өслек белән генә чикләнми, ул иркенрәк тә, киңрәк тә итеп ясалды, хәзер бу матур урам буйлап шоферларга да йөрүе күпкә уңайлырак. Кибетләр янында машина кую өчен асфальтланган урыннар ясалган, тагын бер катлам салу планлаштырыла.
Быел Калинин урамында яңа асфальт юл салу эшләре тәмамланды. Пенсионер Валентина ханым белдергәнчә, шоферлар аннан шатланып узалар, шулай да яхшы юллар аларга җилдереп йөрер өчен түгел, ә хәрәкәт итү имин булсын дип ясалуын истә тотарга кирәк.
Җиһаз тыкрыгы урамындагы юл да инде күптәннән ремонтны көткән иде, аның яртысы инде ремонтланган.
– Юл төзелеше юллар, тротуарлар төзү буенча республика программалары ярдәмендә алып барыла, шулай ук муниципаль юл фондыннан да акча бүлеп бирелә, – дип аңлаттылар шәһәр башкарма комитетында. – Барлык объектларда да башкарыла торган эшләрнең стандартларга туры килүе катгый күзәтчелектә тотыла.
Нет комментариев