Тәтештә мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе булды
Көн темасы

Тәтештә мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе булды

Бина фойесында рай­онның мәгариф учреж­дениеләре тарафыннан, аларның хезмәт эшчән­лекләре белән таныштыручы күргәзмә бизәлгән иде.

(Тәтеш, 2 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтештә мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе булды.
Педагогия конференциясенең пленар утырышында Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, ТРның мәгарифне үстерү институтының беренче проректоры Равил Хәмитов катнашты.  

Бина фойесында рай­онның мәгариф учреж­дениеләре тарафыннан, аларның хезмәт эшчән­лекләре белән таныштыручы күргәзмә бизәлгән иде, ә “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунакларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөй­ләделәр. Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөл­нара Кирилина “Стратегик бурычлардан белем бирүнең һәм тәрбияләүнең яңа сыйфатларына” дип исем­ләнгән доклад белән чыгыш ясады.  

Ул имтихан кампаниясе­нең нәтиҗәләре хакында сөйләп, тарих, география һәм информатика кебек, шундый фәннәр буенча күрсәткечләрнең яхшыруына басым ясады.  

Гөлнара Фәрит кы­зы әй­түенчә, район­ның мә­гариф учрежде­ниелә­рен­дә кадр­лар кытлыгы мәсьәләсе бүгенге көндә дә элеккечә үк кискен тора, югыйсә быел педагоглар сафы ике яшь белгечкә тулыланса да. 

Тәтештәге татар урта мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары Әнисә Шәй­дуллина яңар­тылган федераль дәүләт белем би­рү стандартларын га­мәлгә кертү шартларында мәктәп эчендәге белем бирү сыйфатын бәяләү системасының ресурсы буларак белем бирүнең нәтиҗәле методик системасы турында сөйләде. 

Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте ди­ректорының ИКТ буенча урынбасары Елена Кострина көллият укытучыларында һәм студентларында цифрлы компетенцияләр үстерү тәҗрибәсе белән ­уртаклашты.

Тәтештәге 1нче урта мәк­­тәп директорының тәр­бия эшләре буенча урынбасары Елена Борисованың доклад темасы мәктәптә сыйныф җитәкчелеге: аның өстенлекләре, трендлары һәм перспективалары хакында иде.

Олы Тархан урта мәктәбе директорының тәрбия эш­ләре буенча урынбасары Зөлфия Шәмсетдинова “Укучыларны белем бирү оешмасындагы поликуль­тура киңлегенең халык традицияләре белән тәрби­яләү” темасына әзер­ләгән доклад белән чыгыш ясады, ә “Әкият” балалар бак­­часы мөдире Галина Ибә­­туллина мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү турында сөйләде.

– Безнең бурыч – икъ­тисадның инвестицион үсеш таләпләренә, җәм­гыятьнең һәм һәр граж­данинның заманча их­ты­яҗ­ларына туры килә торган белемне һәркем ала алырлык мөмкинлекне һәм сыйфатны арттыру, – дип билгеләп үтте район башлыгы Рәмис Сафиуллов.

ТРның мәгарифне үс­те­рү институтының бе­ренче проректоры Равил Хә­ми­тов әйтүенчә, ватан­пәр­вәрлек тәрбияләү, граж­дан­лыкны булдыру, барлык халыкларның традицион рухи-әхлакый кыйм­мәтләрен саклау 2022-2023 уку елының төп бурычлары булып тора.

–  Шушы уку елында нәкъ тә әлеге барлык бурычларны хәл итү өлешендә яңа традицияләр булдырылачак, шундыйларның берсе – мәктәпләрдә Россия һәм Татарстан әләмнәрен күтәрү һәм гимннарын җырлау, – диде ул.

Раил Габделхак улы бел­дергәнчә, дәүләтнең федераль белем бирү стандартына да үзгәрешләр кертеләчәк: педагоглар­га үз эшләрендә исәпкә алынырга тиешле күп сандагы яңарышлар барлыкка киләчәк, норматив ба­заның шактый күләмен үзгәртеп эшләргә кирәк булачак.

– Тәтеш районының нәтиҗәләре яхшы. Мә­га­риф системасы шактый уңыш­лы үсеш ала бара. Сез хәрә­кәтегезнең юнәлешен тө­гәл белергә тиеш. Шулай да сез гамәлгә ашыра­чак барлык чаралар да тәрбия эше максатларына ирешүне күзәтү аркылы бәяләнәчәк. Сез­нең бай тарихыгыз, сез­нең районның бай тра­дицияләре әлеге максат­ларга ирешүдә эшләү мөмкинлеген бирә, – дип мөрәҗәгать итте педагог­ларга Равил Хәмитов.

– Безнең алда катлаулы бурычлар тора, әмма аларның барысы да, файдалы сөйләшү һәм белем бирү тармагын үстерүгә бәйле кешеләрнең үзара тыгыз бәйләнеше шартларында, гамәлгә ашырып булырлык. Безнең тырышлыгыбыз белем бирү сыйфатын күтәрүгә, бердәм максатчан тәрбияләү­гә һәм укыту барышына юнәлдерелергә тиеш, – диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов пленар утырыш ахырында. 
 


педагоги

Нет комментариев