Бүген – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.
(Тәтеш, 8 июль, “Тәтеш таңнары”).
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:
– Гаилә – һәркайсыбызның тормышында зур әһәмияткә ия. Кешенең тормышы нәкъ тә гаиләдән башлана, биредә ул гражданин буларак җитлегә. Ата-ана йорты – ярату, хөрмәт, рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау чыганагы.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык – ул тормышыбызны мәгънәле итә, бәхет һәм шатлыкны тулысынча тоярга, теләсә нинди авырлыкларны һәм кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә.
Бәхет, сәламәтлек һәм җитешлек, иртәгәге көнгә ышаныч телим! Якын кешеләрегезнең җылысы сезнең һәркайсыгызның тормышына ямь өстәсен иде!
Нет комментариев