Тәтеш районында авыл хуҗалыгы семинары булды.
(Тәтеш, 29 июль, “Тәтеш таңнары”).
Районның һәм республиканың алдынгы “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында уңышны урып-җыю, 2022 елда көзге кыр эшләре комплексын үткәрү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар, терлекчелек тармагының беренче ярты еллык эшенә нәтиҗә ясадылар һәм агымдагы елның икенче ярты еллыгына бурычлар билгеләделәр.
Чара район башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, төрле хезмәт вәкилләре катнашында узды.
Семинарның гамәли өлеше агрофирманың тәҗрибә мәйданчыгында оештырылды. Катнашучыларны биредә агулы химикатлар белән эшкәртелгән көзге бодайны һәм арпаны төрле нормалар буенча орлыкка чәчү, яңа агротехнологик алымнар һәм үсемлекләрне саклауның иң нәтиҗәле чаралары белән таныштыру булды.
Рәмис Сафиуллов, Жуково авылы мәдәният йортындагы пленар өлешне ачып, урып-җыю кампаниясенең мөһим стратегик әһәмияткә ия булуын – уңыш никадәрле оптималь агротехник срокларда һәм югалтуларсыз җыеп алынуына карап, илнең дә азык-төлек иминлеге шуңа бәйле икәнлеген билгеләп үтте.
– Икмәк – беренче урындагы мәсьәлә, – дип басым ясады Рәмис Хатыйп улы. – Һәм алда торган эшләргә бик җитди карарга кирәк. Беренче омтылышны мөмкин кадәр тизрәк ясау зарур, һич югы беренче дүрт көнендә, аннарыга кичектерергә түгел, бер көнгә соңга калу ун көнгә артта калу һәм сыйфатны югалту куркынычы белән яный. Вакытны югалтмыйча, игеннәрне аерым урып-җыюга керешегез.
Иң мөһиме – Иминлек
Урып-җыю эшләре вакытында хезмәтне саклауга һәм янгынга каршы иминлеккә аерым игътибар бүлеп бирелде. Янгын куркынычсызлыгы техникасы кагыйдәләрен һәм инструкцияләрне белү, төгәл үтәү бәла-казаларны һәм бәхетсезлек очракларын кисәтүнең мөһим шарты булып торуы билгеләп үтелде. Бу контекстта янгын сүндерү хезмәте, эчке эшләр министрлыгы, ЮХИДИ хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыкларына янгыннар чыгуга юл куймау һәм аларны юкка чыгаруны тиз хәл итү буенча киңәшләр әйтелде.
Кыр эшләре турында
Киңәшмә барышында билгеләп үтелгәнчә, кампаниянең төп бурычларыннан берсе – уңышны югалтуларсыз җыеп алу. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре мөһим булган чаралар белән таныштырдылар. Алар шулай ук алда торган көзге кыр эшләре комплексы турындагы мәгълүматларны җиткерделәр, уҗым чәчүне башларга ике атналап вакыт калды, көзге культураларга туфрак әзерләү вакытын сузмыйча, берьеллык үләннәрне җыеп бетерергә, күпьеллык үләннәрне сөрүне тизләтергә кирәк, диделәр. Күчмә фонд, орлык материалының сыйфатын тикшерү, минераль ашламалар туплау буенча хуҗалыкларның рейтингы ясалды.
– Әлегә вакыт бар, минераль ашламалар сатып алыгыз, – дип киңәш итте Рәмис Хатыйп улы хуҗалык җитәкчеләренә. – Катлаулы минераль ашламалар кертмичә торып, яхшы уңыш алып булмый.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев терлекчелек тармагында беренче ярты еллыктагы эш нәтиҗәләрен анализлады, икенче ярты еллыкка һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы буенча йөкләмәләр билгеләде.
– Кешеләр авыр хезмәтләре өчен яхшы хезмәт хакы алырга тиешләр, – дип басым ясады район башлыгы. – Хезмәткәрләргә кырык мең сумнан да ким түләмәскә дигән бурыч куелды. Авыл эшчәннәрен саклагыз, уңай шартлар булдырыгыз, авыллар алар ярдәмендә яшиләр.
Авыл җирлекләре башлыкларының игътибары КФХны үстерүгә юнәлтелде, әлеге юнәлештә халыкны активлаштырырга киңәш ителде, мини-фермалар төзү өчен дәүләт ярдәме чаралары әйтеп үтелде.
Киңәшмәдә ТРда Цифрлаштыру елында авыл хуҗалыгы тармакларында цифрлы технологияләр актив кулланылуы билгеләп үтелде. Катнашучылар районыбыздагы хуҗалыкларда кулланылучы цифрлы программаларның берсе белән эшләү нәтиҗәләре белән таныштылар.
Рәмис Хатыйп улы киңәшмәгә йомгак ясап, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә урып-җыю эшләрен оештыру, минераль ашламалар сатып алу, сыйфатлы азык әзерләү, җирне төп эшкәртү, эшчәннәрнең хезмәт хакын арттыру буенча бурычлар куйды һәм игеннәрне уңышлы җыеп алуны теләде.
Нет комментариев