Шәһәрле Светлана Икина улы Дмитрий хезмәт иткән часть командованиесеннән шатлыклы хәбәр алган.
(Тәтеш, 4 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).
“Зур канәгатьлек белән хәбәр итәм, Сезнең улыгыз Икин Дмитрий Андреевич 83нче аерым десант-штурмлау бригадасында хезмәт итү барышында Ватанны саклаучыларның хәрби бурычын үрнәк итеп куярлык үти, үзенә ышанып тапшырган корал һәм хәрби техниканы яхшы белә, өйрәнү һәм хезмәт итү барышында тырышлык һәм зур осталык күрсәтә”, – диелә Рәхмәт хатында.
Дмитрий армиягә кадәр төзелеш көллиятендә укыган, аны тәмамлагач төзелеш институтына читтән торып укырга кергән, ә узган елның ноябрендә яшь егетне армиягә чакырганнар.
Әнисе, сеңелесе аның кайтуын түземсезләнеп көтәләр.
– Дмитрий тугыз ай инде Уссурийскида хезмәт итә, – дип сөйли Светлана Юрьевна. – Хезмәт итәргә теләп китте, һава десанты гаскәрләренә эләгүе аның өчен көтелмәгәнчәрәк булды, хәзер инде ул әлеге абруйлы гаскәрнең бер өлешенә әверелүе белән горурлана. Без шалтыратып сөйләшеп торабыз, улым канәгать булуын, әлеге вакыт эчендә күп нәрсәләргә өйрәнүен, командирлары яхшы, дуслары барлыгын әйтә. Без аның белән очрашуны бик тә көтәбез, әллә ни күп калмады, барысы да яхшы булачагына ышанабыз.
фотоны Алена Икина тәкъдим итте
Нет комментариев