Хезмәт нәтиҗәләре сөендерә
Көн темасы

Хезмәт нәтиҗәләре сөендерә

Тәтеш районында кырлардагы төп эшләр төгәлләнү алдында.

29 сентябрьгә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, район игенчеләре ашлык культураларын тулысынча диярлек җыеп алды.

– Нәтиҗәләр сөендерә. 37 мең гектарга якын мәйдандагы бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның инде 95 проценттан артыгы суктырып алынды. Уртача алганда, безнең хезмәтчәннәр һәр гектардан якынча 51 центнер ашлык урып-җыйдылар. Бу респуб­лика күрсәткечләреннән шактый югары: рес­публика буенча уңыш һәр гектардан 34 центнерны тәшкил итте, – диде районның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәмис Гарипов.

Тәтеш игенчеләре өчен көзге бодай аеруча зур горурлык. Аның басулары тирә-якка алтын келәмнәр булып җәелде, ә хәзер алар районга мул уңыш китерде – һәр гектардан 54 центнердан артык ашлык җыеп алынды. 

Сабан бодае да аңардан калышмады: респуб­лика буенча уртача күрсәткеч 30,8 центнер булганда, аның уртача уңдырышлылыгы бер гектардан 48,3 центнерга җитте.

Арпа белән борчак та яхшы нәтиҗәләр күрсәтте

Арпа уңышы гектардан – 49,28 центнер, ә борчактан рекордлы күләмдә – һәр гектардан 37,8 центнер уңыш җыеп алынды. Хәтта солы да, аны урып-җыю эшләре беренчеләрдән булып тәмамланды, аграрийларны бер гектардан 43,82 центнер булуы белән сөендерде.

Тәтеш районында кырлардагы төп эшләр төгәлләнү алдында. Фото: Радик Йосыпов

Район кырларында шулай ук шикәр чөген­дерен алу эшләре тулы көченә бара

Һава торышы яхшы булганда 100 гектарга кадәр татлы ­тамыразык җыеп алына. Быелгы уңдырышлылык күләме чынлап та гаҗәпләндерә – гектардан 662 центнер. 

Чөгендер алу машиналарыннан калган тирән буразналар әлеге уңышны үстерүгә күпме көч һәм хезмәт куелганын искә төшереп тора. 

Механизаторларның йөзендәге елмаю барысын да үзеннән-үзе белгертә: катлаулы һава торышы шартларына карамастан, районның агросәнәгать комплексы планлы бурычны үтәүгә ышанычлы рәвештә бара.


Нет комментариев