Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Аларны бәхетле очрак кавыштырган

Тәтештә яшәүче ­Земфира һәм Сәйдәкрам Дәүләчаровлар быел бергә гомер итүләренең алтын юбилеен билгеләп үткән.

(Тәтеш, 15 май, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова). 

– Безне бәхетле очрак кавыштырды. Икебез дә 1970 елның 17 октябрендә уртак танышның, минем күршемнең, туган көнендә очраштык. Коңгырт-кара күзле кыз матурлыгы белән генә түгел, ягымлылыгы, тыйнаклыгы белән дә ошады миңа. Бу кичне аны өенә кадәр озата барырга рөхсәт сорадым, – ди Сәйдәкрам Мирзакрам улы. 

Үтәмеш авылында туып-үс­кән Земфира Тәтеш үзәк район хас­таханәсендә эшләгән, фа­тирда яшәгән, ә егет шәһәр пред­приятиесендә шофер булган.
1972 елның февралендә ки­яү әти-әнисе белән бергәләп авылга кәләшнең кулын сорарга барган. Аларны кунакчыл каршылаганнар, никах укытканнар, ә яшьләр мартта ЗАГСка барып,  үзләренең мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергәннәр. Әти-әнинең шатлыгы булып бер елдан уллары Ринат туган, аннары кызлары Лилия якты дөньяга аваз салган. Дәүләчаровлар Свердлов урамындагы ярым подвал бинасын­дагы фатирда яшәгәннәр, өй учагының җылысын саклаучы үзенең якыннары өчен уңайл­ылык, ярату һәм хөрмәт  хисләре белән яшәү мохите булдырган.

Вакытлар узу белән Дәүләча­ровлар үз көчләре белән йорт төзегәннәр, эшләрнең күбесен үз куллары белән башкарып чыкканнар. Земфира Әнвәр кызы әйтүенчә, аның ире – хезмәт сөючән, гомер буе шофер булып хезмәт куйган, балта остасы да булган, киез итекләр дә бас­кан, урманда агач та кискән, йорт хуҗалыгында барысын да тәртиптә тоткан.
Земфира ханым медицина хез­мәткәре һөнәрен сайлаган һәм аңа гомере буе тугры калган. Ул 50 елга якын Тәтеш үзәк район хастаханәсендә фельдшер-лаборант булган, аның хезмәт кенәгәсендә бары тик бер генә эш урыны булуы турында дәлилләүче язу теркәлгән. Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен ир белән хатынның бик күп рәхмәтләре һәм мактау грамоталары бар.

Ир белән хатынга лаеклы ял­да да ямансулап утырырга вакыт юк – мәшәкатьләр һәрчак җитәрлек. Хәзерге вакытта тәрә­зә төпләрендә бакча эшләре җитүен көтеп яшелчә үсентеләре гөрләп утыра, аларны теплицага күчереп утыртачаклар. Хуҗалар җылы көннәр башлануын көтәләр, алар җир эшен беләләр.  

Земфира һәм Сәйдәкрам Дәү­ләчаровлар озак еллар бергә гомер иткән гаилә серен – мә­хәббәт, үзара аңлашу, юл куя бе­лергә кирәклеген – яшермиләр. Бергә яшәгән елларын ир белән хатын бәхетле чаклары дип саныйлар –аларның ике баласы, алты ­оныгы бар.

– Без аларның ­яратуын һәм кайгыртуын тоябыз, – диләр алар. – Безгә әллә ни күп тә кирәкми – якыннарыбыз сау-сәламәт, җир йөзендә тынычлык һәм иминлек булсын иде. 

фото: Дәү­ләчаровлар гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев