Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

“Аның киләчәккә якты өметләре бар”

Тәтешнең ­гражданнарны яклау көллияте курсанты, яшь эзтабар Данил Игнатичев сугыш булган кырларда казу эшләре алып барылуы, аларның ни өчен куркыныч булуы, командировкаларда көннең ничек үтүе турында сөйләде.

Данил казу эшләре белән 2020 елда, Татарстанның Алексеевски районында “Йолдыз” хәрби-тари­хи клубына кушылгач шөгыльләнә башлаган. Хә­зер бу клубта ул иң яше. 
Ни өчен әлеге эш белән шө­гыльләнәсез, дигән сорауга 16 яшьлек егет сугыш кырында билгесез солдатлар калмасын иде, ди.
Тәүге коман­диров­ка­ларының беренчесе Волгоград янындагы Ерзовка авылы янында, Сталинград сугышы барган җирдә булган. Курсант эзләү эшләре вакытында төрле әйберләр табулары хакында сөйли. Алар арасында каска, шартлаган һәм шартламаган снарядлар булган.
–     Башка отрядтан ике егет узган елны снаряд янына килгәч, аның өске ягында капсуласын борган һәм шартлау килеп чыккан. Егет аяксыз калган, ә ир-ат шунда ук вафат булган. Куркынычсызлык техникасын һич­шиксез үтәргә кирәк, – ди Данил.
Археологлар төркеме кырда чыбык-чабыклар янына ук урнашканнар, коры ботаклар утын буларак файдаланылган. Биредә лагерь ясаганнар, палаткалар куйганнар. Кыр кухнясында чиратлашып ашарга пешергәннәр. Бензин белән эшли торган генератор кичләрен телефоннарны зарядкага кую һәм лампочкаларны яктырту өчен кирәк. Көндез барысы да мөһим эш белән мәшгуль.
Казу эшләреннән тыш, Данил патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән башка чараларда, хәрби-та­рихи яңартып төзек­лән­­дерүләрдә катнаша. Егетнең хәтта Бөек Ватан сугышы чор­ларының хәрби хәрәкәтләрен рекон­струкцияләүдә катнашканы өчен бирелгән истәлекле медале дә бар.
–     Данил безгә сигезенче сыйныфта чагында килде. Узган ел, 9нчы сыйныфта, беренче тапкыр эзләнүләргә барды. Бик актив егет. Соңгы вакытка кадәр бездә музей бар иде, ул анда балалар өчен экскурсияләр үткәрде. Сугыш тематикасы белән кызыксына, күп сораулар бирә, үзе дә күп укый. Аңа эш йөкләргә була, ул мөстәкыйль. Яшь, кодрәтле, тәҗрибәсе аз булса да, аның киләчәктә кирәкле, эзләнү хәрә­кәтендә, яңартып коруда файдалы булачак якты өметләре бар, – дип тасвирлый Данилны “Йолдыз” клубы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев