Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Аның кул эшләнмәләрендә йөрәк җылысы саклана

Келәш авылында яшәү­че Сания Борһанова па­лас­лар үрү, япмалар те­гү, башмаклар ­бәй­ләү, кал­факлар яисә аль­япкыч­ларга чигешләр чигү ос­та­сы буларак күп­ләргә таныш.

Аның кул эшләре өй­ләргә ямь, күңелләргә җы­лылык өсти торган чын сәнгать үрнәге, диләр авыл кешеләре.

Кулга энә белән җеп алып яки крючок белән төсле җепләрдән теләсә нинди хезмәт башкару – сабырлык, төгәллек һәм зәвык таләп итә. Сания Ибра­һим кызы кул эшләренә яшьтән үк өйрәнгән. Ел­лар узу белән осталыгы ка­мил­ләшкән, һәрбер кул эш­лән­мәләре үзенчәлекле би­зәкләре, төсләр балкышы белән аерылып тора. Аның кул эшләрендә милли рух та, тормыш тәҗрибәсе дә сизелә.

– Палас яки башка әйбер үрү, чәчәкләр яисә бизәкләр чигү булсынмы, аларны эшләгәндә күңел ял итә, – ди Сания Борһанова. – Һәр нәрсәне уйлап, чын йөрәктән эшлисең. Шуңа күрә дә алар җылылык бөр­кеп торалардыр, мөгаен. Кул эшенә мин берәрсе нәрсәдер ясап яки чигеп бирүемне үтенеп мөрәҗәгать иткәндә алынам. Дөрес, көндезләрен һич кенә дә моңа вакытым калмый, чөнки әле авылдагы “Кояшкай” балалар бак­часында да мөдир буларак хезмәтем җитәрлек. Элек ул башлангыч мәктәп иде, хәзер инде кечкенә сабыйларның яраткан урыны булып кал­ды. Анда да барысына да өлгерергә кирәк. Шуңа күрә шөгылемә кич белән алынам. Оныкларыма матур итеп татар күлмәге тегеп кидердем. Альяпкычлар чиктем, калфаклар бик килешле килеп чыкты. Авылыбыздагы татар өенә куелган сандык өстенә  япма юләдем. Ул милли төсмер алды. Кирәк булса, паласлар да үрәм. Кул эшләремнең барысы да мәктәп өчен башкарыла. Кайберләрен авыл музеена бирдем, – ди 47 еллык педагогика стажы булган тәҗрибәле мөгаллимә. 

Сания Ибраһим кызы авылның мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Хатирә” ансамбле үзешчәне дә. Бу хакта сүз чыккач, аның сәнгатьтә дә саллы гына өлеше барлыгы ачыкланды. Исәпләп чыгардык, “Хати­рә”гә йөри башлавына 44 ел булган икән. Ни тотса, шуны булды­ра ала торган Сания Бор­һанованың кул эшләре Ке­ләш авылында гына түгел, башка җирләрдә дә ихтирам казанган. Һәр палас, япма – кабатланмас, чөнки аларга йөрәк җылысы кушылган.

Сания Ибраһим кызы кул эшләрен белүнең, аны яшь буынга да өйрәтеп кал­дыруның мөһимлеген яхшы аң­лый. Чөнки аларда милли бизәкләребез үзенә бер төрле урын алып тора. Кирәк чакта ул киңәшен дә бирә, үзе генә белгән серләре бе­лән дә уртаклаша. 

Мондый уңган-булган кешеләр – алар авылның чын бизәге. Сания Ибраһим кызы кебек осталар барында төрле кул эшләре дә, бо­рынгы йолалар да яши һәм буыннан-буынга күчә бара.   

фотоны Сания Борһанова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев