Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Авыл халкының сәламәтлеген кайгырта

Олы Шәмәктән Галина Лашманова сәламәтлек саклау өлкәсендә кырык елдан күбрәк хезмәт куя.

фото: Регина Кильганова

– Медицина училищесын тә­мам­лаганнан соң Кече Шәмәктә эшли башла­дым. Үземнең тәҗри­бәле хез­мәттәшем – шәфкать туташы Валентина Михай­ловна Вол­кованы рәхмәт сүзләре белән искә алам, ул әле Кече Фролова авылындагы кешеләрнең дә сәламәтлеген кайгыртты. Мин аңардан күп нәрсәләргә өйрәндем, һөнәри эшчәнлектә генә түгел, шулай ук сырхауларга карата мөнәсәбәт буенча да, – дип сөйли Галина ­Николаевна. 

Декрет ялыннан соң аны туган авылына күчерәләр, ул Олы Шәмәк участок хастаханәсендә балаларны карау буенча шә­ф­кать туташы була. 

– Ул вакытларда бездә ел саен 18гә кадәр бала туа иде, шулай булгач, минем карамак­тагылар күп булды, – дип бел­дерә шәфкать туташы. – Якты дөньяга аваз салганның беренче көненнән үк алар патронажда булдылар, сабыйларның сәламәтлек торышын күзәтеп тордым, аларның яшәештәге төп күрсәткечләрен бәяләдем, медицина язмалары алып бардым. Әгәр дә табиб балага дәвалану билгеләгән очракта, дәвалау алымнары үткәрдем. Балалар бакчалары сабыйлары һәм мәктәп укучылары да минем тикшерү астында булды. Прививкалар ясадым. Хәзерге вакытта прививкаларга каршы һәм аларның файдасына икеләнүче ата-аналарны очратырга мөмкин. Моның белән беррәттән алар мондый җавапсызлык инфекция чыганагы китереп чыгарырга мөмкин икәнлеген уйламыйлар. Вакцина ясату балаларның сәламәтлеген саклау өчен зур әһәмияткә ия һәм һәрчак мөһим дип саныйм. Миңа балалар белән эшләү ошады, һәм мин аларга якыннарыма караган кебек карадым.   

Галина Николаевна һөнәри эшчәнлегенең икенче этабында, гомумтәҗрибә табибының шәфкать туташына биш айлык курслар үтеп, 2006 елда ТРның атказанган табибы Валерий Лашманов белән эшли башлый.  

– Безнең хезмәт күрсәтүдә 14 авыл, кеше күп – олылар да, балалар да бар иде, – ди медицина хезмәткәре. – Торак пунктларга билгеле тәртип буенча, шулай ук чакырулар буенча да бардык. Халыкны диспансеризацияләү башлангач, медицина хезмәт­кәрләренең эше күбәйде, ләкин боларның барысы да юкка гына түгел, әлеге профилактик чаралар кешеләргә никадәрле зур файда китерде.  

Галина Николаевна соң­гы дүрт елда авылдагы сәла­мәтлек саклау учреждениесе җитәкчесе, табиб Регина Кильгановада участок шәфкать туташы булып эшли.   

– Без җиде торак пунктка хезмәт күрсәтәбез, анда 1 468 кеше яши, – дип сөйли шәфкать туташы. – Быел бездә кешеләрне диспансеризацияләү планы йөз процентка үтәлде, бу, әлбәттә, сөендерә. Өстәвенә, безнең кара­мактагыларның күбесе өлкән яшьтәге кешеләр. Алар өчен “Де­мография” илкүләм проек­ты кысаларында гериатрия яр­дәме хезмәте эшли. Аларның сәламәтлеген тикшереп тору өчен без амбулаториядә диспансер күзәтүе уздырабыз, анализлар алабыз, ЭКГ ясыйбыз, кан басымын үлчибез. Теләге булучыларны бергә җыеп, тагын да тирәнтен тикшеренү өчен, Тәтеш үзәк район хастаханәсенә җибәрәбез.

Ни аяныч, берничә ел дәвамында халык барыннан да бигрәк гипертония, стенокардия, йөрәк ишемиясе чире белән мөрәҗәгать итә, ә инсульт хәтта яшьләрдә дә була. Якташларыбыз белән һәрбер профилактик сөйләшү вакытында без сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, үз сәламәтлекләренә игътибарлы булырга киңәш итәбез, чөнки авыруны дәвалауга караганда,  кисәтүе җиңелрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев