Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Басуда да, ашханәдә дә ашаталар

Район газетасы хәбәрчеләре “Новая Заря” һәм “Нива” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар.

(Тәтеш, 15 август, “Тәтеш таңнары”). Урып-җыюның кызган вакытында авыл хуҗалыгы пред­прия­тиеләренең аш пешерү­челәренә дә зур җавап­лылык йөкләнә.

Олы Тормыдан Рушания Җамалет­динова 36 ел аш пе­шерүче булып эшли, күпчелек – “Новая Заря” хуҗалыгында. Аңа сеңелесе Гөлнур Гарифуллина булыша.

– Повар булып мәктәптән соң ук эшли башладым. Хә­зер көненә 40шар кеше ашатабыз, безнең хуҗалык хез­мәтчәннәрен генә түгел, ә ангарлар тө­зүче кешеләрне дә. Кемдер ашханә­дә ашый, кай­берләренә төшке һәм кичке аш­ны Гөлнур кырга алып ба­ра. Пешергәннең барысын да ашыйлар, бәрәңге ризык­ларын бигрәк тә яраталар. Ит үзебезнеке, хуҗалыкны­кы, – дип сөйли Рушания Җама­летдинова.

Төшке яки кичке аштан соң хезмәт­чәннәрнең “рәхмәт”  дигән сүзләре аны һәрвакыт сөендерә.
Сүз уңаеннан, без килгән көнне иген­челәрнең төшке ашына хуш исле токмачлы аш белән итле “Дуслык” боткасы иде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев