Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Якташларының сәламәт булуына сөенәләр

Олы Тархан участок хастаханәсе һөнәри кадрлар белән көчле. Андагы хезмәткәрләр күп еллар дәвамында авыл халкы һәрьяклап сыйфатлы медицина ярдәме алсын өчен мөмкин булганның барысын да эшли.

фото: Галина Тазетдинова

Резидә Вахитова, гомумтәҗрибә табибы шәфкать туташы:

– Мин медицина хезмәткәре һөнәрен кешеләргә чирләре белән көрәшергә ярдәм итәр өчен сайладым.  Әнием еш авырды һәм аның сәламәт булуын теләдем, ләкин аңа ярдәм итү көчемнән килми иде. Медицина ярдәме күрсәткәч, аның хәле яхшыра һәм моның өчен ул бик рәхмәтле була иде. Сигезенче сыйныфларда укыганда һичшиксез медицина хезмәткәре булачакмын дип хәл иттем. Мин әниемне бик кызгандым, аның сызлануларын үзем аркылы үткәрдем. 

Мәктәптән соң медицина училищесына укырга кердем, ике елдан, яшь белгеч буларак, Үтәмешкә эшкә кайттым. Ул чакта авылда ике йөздән күбрәк кеше яши иде. Миңа анда ошады, халык әйбәт, ачык күңелле, мәрхәмәтле иде. Дөрес, өйгә сирәк кайттым, чөнки кешеләрне медицина ярдәменнән башка калдырмас өчен һәрчак авылда булырга кирәк иде. Кайчакларда сырхауларны Олы Тархан хастаханәсенә яки Тәтеш үзәк район хастаханәсенә озата барырга туры килде. Бер елдан соң мине туган авылым Олы Тарханга күчерделәр. Ул чакта без, якынча бер яшь чамасындагы яшь медицина белгечләре, күбәү идек. 

Безнең яңа хастаханәдә берничә бүлек бар иде. Башта мине стационарда палата шәфкать туташы итеп билгеләделәр. Берникадәр вакыт эпидемиолог ярдәмчесе булып та эшләргә туры килде. Җәмәгать туклануы объектларын, азык-төлек кибетләрен карап чыктык, аларның санитар торышын тикшердек, хәтта урамнар буйлап та йөрдек, әгәр чүп-чар булса, шелтә белдердек. Халык аңлап кабул итте.  

Хастаханәбездән без 2003 елда беренчеләрдән булып гомумтәҗрибә табибы шәфкать туташына биш айлык укулар уздык, Казанда имтиханнар тапшырдык. Һәм 2009 елда мин табиб-терапевт Дания Әнвәровна Фәткуллина кабинетына эшкә килдем, минем белән биредә шулай ук шәфкать туташы Инзилә Сәгыйтовна Зарма да хезмәт куя. Без табиб бүлмәсен эшкә әзерлибез, кабул итү вакытында пациентның мәгълүматларын карточкага язабыз, әгәр табиб әйтсә, ЭКГ ясыйбыз. Пәнҗешәмбе көнне табиб белән бергә авылларга чыгабыз, соңгы пациентка кадәр кабул итү алып барабыз. Үзләренең килү мөмкинлеге булмаган сырхауларны өйләрендә карыйбыз. 

Шулай ук социаль яклау бүлегеннән шалтырату буенча имин булмаган гаиләләргә барабыз, аларның барысы да тәртиптә булмаса, тикшереп торабыз.    

Озак еллар эшләү дәверендә халыкның безнең табибларга хөрмәт һәм ышаныч белән каравын күрәм. Әгәр табиблары ялда булса, кешеләр аның чыкканын көтеп торырга тырышалар. Авыл кешеләре диспансеризация уза, бу нинди дә булса чирне ачыкларга ярдәм итә, әгәр барысы да яхшы булса, якташларыбызның сәламәт булуына барыбыз да сөенә. Моның белән беррәттән күбесе ­гриппка каршы профилактик прививка ясата, кышын авырмадык, һәм икенче юлысында тагын вакцина ясатачакбыз, диләр.

Үз эшемне яратам һәм минем өчен күптәннән якынга әйләнгән үз коллективым миңа кадерле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев