Келәш авылында яшәүче Дилбәр һәм Хәбир Ахмановлар гаилә тормышының 55 еллык юбилеен билгеләп үтте .
Ярты гасырдан күбрәк бергә атлаган гомер юлы – ул шатлыкны да, сынауларны да бергә кичерү, бер-береңә терәк булу, балалар үстерү, йорт-җир кору, хезмәт белән яшәү, туганнарны барлау һәм еллар аша мәхәббәтне саклап калу.
Илле биш ел үз эченә никадәрле көннәр, айлар, елларны сыйдырган. Аның һәр секунды, минуты, сәгате – үзе бер тарих язырлык.
Чыннан да, кеше гомере еллар белән генә түгел, истәлекләр белән үлчәнә. Ә Дилбәр һәм Хәбир Ахмановларның бергә үткән 55 елында нинди генә матур хатирәләр юк икән!
Яшьлек елларыннан – гаилә учагына
Уңган-булган Гаделбану апа белән Габделәхәт абыйның үзләренә охшап, булдыклы булып үсеп килүче Габделхәбир урамдаш кызы Дилбәргә яшьтән үк күз салмаган дисезме?
Данлыклы сүз остасы, сугышларны кичкән Ярулла абый белән сугыш елларында медик булып хезмәт иткән, аннары озак еллар авылдашларына медицина ярдәме күрсәткән Суфия апаның күз явын алырлык чибәр кызы бит ул Дилбәр!
Яшьлекнең иң матур чагы... Бер-берсенә булган җылы хисләр еллар үткән саен ныгый бара. Никахлар күктә укыла, диләр бит. Ахмановлар гаиләсенең язмышына карап, бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инанасың.
Күп тә үтми, Дилбәр төп йортка килен булып төшә. Яшь гаилә үз тормышын башлап җибәрә. Уртак тырышлык, хезмәт һәм матур хыяллар белән аларга яңа йорт та салына. Гаилә учагында ике йөрәкнең җылысы кушылып, елдан-ел ныгый барган матур тормыш башлана.
Хезмәт белән бизәлгән гомер
Хәбир абый үзенең хезмәт юлын данлыклы “Путь Ильича” колхозы белән бәйли. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә намуслы хезмәт куеп, үз эшенә җаваплы карашы, тырышлыгы белән авылдашлары арасында хөрмәт казана.
Хезмәттән тыш, ул җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Күп еллар дәвамында авылда сайлау комиссиясенә җитәкчелек итә. Ә иң мөһиме — кайда гына хезмәт куймасын, кешеләр белән уртак тел табып, үзенә тапшырылган эшне намус белән башкарырга тырыша.
– Хәбир абый һәр эшкә җаваплы карады. Авыл өчен кирәкле эшләрдән читтә калмады, кешеләргә ярдәм итәргә әзер торды, – дип билгеләп үтә аның хакында авылдашы Гөлчәчәк Галимова.
Ә Дилбәр апаның исеме Келәштә аеруча хөрмәт белән телгә алына. Ул күп еллар дәвамында балаларга белем һәм тәрбия биргән, авылның яраткан укытучысы. Рус теле һәм әдәбияты дәресләрендә ул укучыларга фән нигезләрен генә өйрәтеп калмыйча, ә матур әдәбиятка, туган телгә, сүз кадерен белергә мәхәббәт тә уяткан.
– Хатасыз диктант язарга да өйрәтте ул безне, – дип елмаеп искә алучылар бүген дә күп.
Дилбәр апаның укыту алымы да үзенчәлекле була. Ул беркайчан да укучыга тавыш күтәрми, һәр баланың күңеленә юл табарга тырыша. Сабырлыгы, таләпчәнлеге һәм кешелеклелеге белән ул укучыларының олы ихтирамын яулый.
Озак еллар директорның уку-укыту буенча урынбасары булып та хезмәт куя. Мәктәп тормышының һәр өлкәсендә актив катнашып, хезмәттәшләренә дә, укучыларына да терәк була.
– Дилбәр апа безнең өчен укытучы гына түгел иде. Ул безне һәрвакыт сабыр булырга, матур итеп сөйләшергә, кешене хөрмәт итәргә өйрәтте. Аның дәресләре бүген дә хәтердә, – дип искә ала аның укучылары.
Гаилә – иң мөһиме
Хезмәттәге уңышлар белән беррәттән, Ахмановлар өчен иң зур шатлык һәм бәхет – ул гаилә.
Алар өч улларын да үз үрнәкләрендә әдәпле, тәртипле, хезмәт сөючән итеп тәрбияләп үстерәләр. Һәрберсенә тормышта үз юлын табарга ярдәм итәләр, башлы-күзле итеп, олы тормышка чыгаралар.
Бүген инде улларының үз гаиләләре бар. Оныклар да үсеп җиткән. Шулай итеп, кайчандыр яшь гаилә булып яңа тормыш башлап җибәргән Дилбәр апа белән Хәбир абый бүгенге көндә зур, тату гаиләнең кадерле нигезенә әверелгән.
Аларның йортында туганнары өзелеп тормый, бала-оныкларының шат авазы, кунакларның җылы сүзләре еш яңгырый. Кодагыйлар, туганнар белән ихлас аралашып, һәркемне ачык йөз белән каршы алып, озатып калалар.
– Балалар, оныклар, туганнар – безнең өчен иң зур байлык. Алар исән-сау, бәхетле булсыннар. Безгә башка нәрсә кирәк тә түгел, – дип уртаклашалар юбилярлар.
Илле биш ел дәвамында бергә яшәүнең сере дә шундадыр, бәлки: бер-береңне тыңлау, аңлау, хөрмәт итү, авыр чакта таяныч булу, шатлыкларны бергә бүлешү.
Ахмановлар котлаулар кабул итте
Дилбәр һәм Хәбир Ахмановларны август аенда булган илле биш еллык гаилә юбилее уңаеннан авыл җирлеге башлыгы Фәнил Галимов шәхсән үзе һәм район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән котлады, матур теләкләргә шулай ук мәдәният хезмәткәрләре дә кушылды, алар гаилә парына иң изге теләкләрен ирештерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Җылы теләкләр, матур сүзләр – барысы да илле биш еллык гомер бәйрәменең күркәм бизәге булды.
Дилбәр һәм Хәбир Ахмановларның тормыш юлы мәхәббәтнең еллар узган саен сүрелмичә, киресенчә, арта баруына, гаилә нигезенең хезмәт һәм үзара хөрмәт белән ныгытылуына матур дәлил. Илле биш ел – бер караганда, озын юл. Әмма бергә, кулга-кул тотынып, бер-береңә таянып үткәндә, ул елларның ничек тиз узганын сизми дә каласың, диләр юбилярлар.
Фотоны Гөлчәчәк Галимова тәкъдим итте
Нет комментариев