Өммегөлсем Гыйләметдин кызына 99 яшь тулды.
7 апрель көнне Келәш авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Өммегөлсем Гыйләметдин кызына 99 яшь тулды.
Келәш авыл җирлеге башлыгы Фәнил Галимов, белгеч Миләүшә Камалетдинова һәм мәдәният хезмәткәрләре Россия Президенты Владимир Путин, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм шәхсән үз исемнәреннән котлаулар җиткерделәр, ныклы сәламәтлек, бәхетле гомер теләделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.


Бу хакта Келәш мәдәният йорты хәбәр итә.
фотоларны Гөлчәчәк Галимова тәкъдим итте
Нет комментариев