Келәштә тиктормас әбиләр яши
Кешеләр

Келәштә тиктормас әбиләр яши

Келәш авылында яшәүче Сәгыйдә Нотфуллина олы яшьтә булуына карамастан, җәйге айда мунча себеркесе бәйләүне үзенә бер төрле матур гадәткә керткән.

Өлкән яшьтәге кеше­ләрнең һәр эшкә ты­рышлыгын авыр еллар аша узган буын була­рак үрнәк итеп алабыз. Алар бернәрсәне дә әрәм итмичә, һәр эшне ва­кы­тында башкарырга күнек­кән кешеләр. Сә­гыйдә әби дә, матур һава торышы булганда җәйнең муллыгыннан файдаланып калырга тели. Ул мунча себеркесе җыяр вакыт җиткәч, кызлары белән бергә кышлыкка ясап куяр өчен хәстәрен күрергә күнеккән.  

– Сәгыйдә әби кызлары белән бергә себерке бәйләү өмәсен ел да уздыра. Ул безнең сугыш чоры баласы, дүрт ел “Хатирә” фольклор ансамблен­дә катнашты. Шундый тиктормас әбиләр яши безнең авылда, – дип уртаклашты Келәштән Гөлчәчәк Галимова.  

фолтоны  Гөлчәчәк Галимова тәкъдим итте


Нет комментариев