Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Көчен дә, вакытын да кызганмый

Байраш авыл җирлеге тракторчысы Хамис Хәлилов авыл юлларын чистарту белән шөгыльләнә.

фото: Галина Тазетдинова

Якташлары файдасына бишенче ел эшли. Тәҗрибәле механизатор техникада кышкы чорда юлларны кардан чистарта, ә җәй көне үлән чаба.

– Җаваплы, ышанычлы, намуслы, – ди аның турында авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Гобәев. – Көчле кар яуган вакытта Хамис Сафинович юлларны чистартырга төнге сәгать өчтә чыга иде. Эш өчен ул беркайчан да көчен дә, вакытын да кызганмый. Тәүлегенә өч тапкыр – иртән, төшке аш вакытында һәм кичен – бөтен авыл буйлап җиде километр юл үтә иде. Моннан тыш, байрашлылар­ның җирлек администраци­ясе­нә язган гаризалары буенча пенсионерларның, ялгыз яшәүче авылдашлары­ның капка төпләренә кадәр юл­ны да чистарта. Үз тракто­рында йөкләр ташый, арбаны аңа җир­ле авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе Илмаз Заһидуллин бирә. Мәсәлән, бу юлы ул махсус хәрби операциядә катнашучы Закиров гаиләсен утын белән тәэмин итте. Безнең Хамис Сафинович өчен башкарып чыга алмаслык эшләр юк.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев