Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Куелган бурычларны үти

Бүген – Энергетик көне.

Шәһәрле Максим Радушин районның энергетика тармагында өч дистә елга якын хезмәт куя. 

фото: Иван Ванюхин

Аның әйтүенчә, һөнәр сайлау аның әтисе Владимир Петровичның шәһәр челтәрендә монтер булып эшләве белән бәйле булган. Сүз уңаеннан, әтисенең туган көне – 22 декабрьдә, әйтерсең лә туганда ук аңа энергетик булырга язылган диярсең. Улы аның сукмагы буенча китәргә теләвен әйткәч, әтисе яшь егетне хуплаган һәм өс­тә­венә болай дип тә әйткән: “Әгәр син шулай уйлагансың икән, җиңел булмаячагын белеп тор. Бригадада эшләячәксең, анда һәркемнең хезмәте – барысының да күз алдында, шуңа күрә син бар күңелеңне биреп эшләргә, хезмәттәшләреңне авыр хәлдә калдырмаска тиеш”.    

– Эшкә урнаштым, бригадага монтер вазифасында килдем, бер үк вакытта читтән торып югары белем алдым, – ди Максим Владимирович. – Тәҗрибәле энергетик Эдуард Ивановны минем остазым итеп билгеләделәр, ул мине һөнәрнең нечкәлекләренә өйрәтте, мин дә тәҗрибә алу барышында җиңел булмаган фәнне үзләштердем. Һәр көнне без шәһәрдәге энергетика объектларына планлы тик­шерүләр белән, шулай ук авария чакырулары буенча чыктык.  

Җиде ел һөнәри эшчәнлектән соң, ир-ат җылылык челтәренә хезмәт саклау буенча инженер булып күчкән, бу чакта ул бер энергетик-коммуналь оешма булган. Һәм шулай да берникадәр вакыттан соң, элекке эш урынына кайткан. 

– Ул чакта инде үзгәртеп оештыру булды, шәһәр челтәрен район челтәре белән берләштерделәр, – дип сөйли ул. – Бригадада мин электр счетчиклары буенча электр монтеры идем. Оешмаларда, предприятиеләрдә, шәхси торакларда исәпләгеч приборларның дөрес эшләвен тикшердек. Белгечлек буенча белем дәрәҗәсен арттырыр өчен, читтән торып энергетика университеты бүлегенә укырга кердем. Аннары мине электр энергиясенең сыйфаты буенча инженер итеп күчерделәр. Кулланучылар энергия системалары эше буенча шикаятьләр белән мөрәҗәгать иткәндә, гадәттә бу яктылык янып-сүнеп алганда, оператив-күчмә бригада урынга бара, сәбәпләре ачыклана, сыйфат күрсәткечләрен норматив документларга туры китерерлек итеп техник чаралар эшләнә һәм үткәрелә, төзексезлекләр җайга салына.      

Белгеч билгеләп үтүенчә, алар хезмә­тендә иң мөһиме – имин эшләү, алар ай саен инструктаж узалар, ел саен электр куркынычсызлыгы буенча имтиханнар ­тапшыралар.  

Максим Радушин хәзерге вакытта оператив төркем җитәкчесе – инженер вазифасында хезмәт куя. Аның карамагында – 12 хезмәткәр, тәүлек әйләнәсе эшлиләр, икешәр кешенең кизү торуы оештырылган.   

– Безнең хезмәт күрсәтү зонасы – бөтен Тәтеш районы. Без электр линияләренең тиешле хәлдә булуын тикшерү һәм тоту буенча планлы эшләр башкарабыз, – ди инженер. – Контакт-үзәктән шалтыратулар буенча берәр төрле җимереклекләрне төзәтергә барабыз. Һава торышы начар булуга карамастан, нәкъ тә шундый вакытта гадәттән тыш хәлләр һәм җимереклекләр килеп чыга да инде, оператив төркем  хезмәткәрләре урында мөмкин кадәр тизрәк булырга һәм кыска вакыт эчен­дә төзексезлекне төзәтергә тиешләр. Халыкны электр энергиясе белән өзек­лекләрсез тәэмин итү – безнең барлык коллективның бурычы. Бездә остазлык традициясе дәвам итүе сөендерә. Хәзер дә яшьләр үз һөнәрләренең осталары Николай Коробовтан, Алексей Ивановтан, Владимир Сомовтан тәҗрибә туплый. Безнең коллектив бердәм, дус, теләсә нинди куелган бурычларны үтәргә сәләтле. Мин дә, хезмәттәшләрем кебек, районыбызда яшәүчеләрнең уңайлылыгын тәэмин итүгә турыдан-туры үз өлешемне кертәм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев