Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Лариса Дианова: “Миңа кешеләр белән эшләү ошый”

ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Лариса Дианова район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 18 елдан бирле эшли.

 

Лариса Михайловнаны тәтеш­леләрнең күбесе бары тик район башкарма комитетының ЗАГС начальнигы буларак кына түгел, шулай ук “Приятели” вокаль-инструменталь ансамблендә клавишта уйнаучы буларак та беләләр. Моннан тыш, ул уңган хуҗабикә, әни һәм әби. 

Лариса Дианова белән бүгенге әңгәмәбез аның хезмәте, гаиләсе һәм иҗаты турында. 

– Һөнәрегездә сезнең юлыгыз ничек башланды? Нигә нәкъ тә менә ЗАГС? 

– Мин мәдәният тармагында егерме ел  эшләдем: җырладым, бәйрәмнәр алып баручы булдым. Вокаль-инструменталь ан­самбльдә шөгыльләндем – клавишлы уен коралларында уйнадым. Минем ирем әлеге ансамбльнең җитәкчесе иде, хәтта кызыбыз да безнең белән бергә җырлады, сәхнәгә беренче тапкыр 5 яшендә чыкты. Вакыт узу белән, артист та, спортчы кебек, вакытында китәргә тиеш дип хәл иттем. ­ЗАГСка эшкә урнаштым, башта белгеч булып. Сәхнәдән соң өстәл артында кәгазь эше белән шөгыльләнеп утыру гадәтләнелмәгәнчә булды, әмма биредә дә шулай ук иҗат өчен урын табылды: чаралар уздыру миңа җиңел бирелде. Хәзер мин үз хезмәтемне чын күңелдән башкаруым, безнең ЗАГС бүлегенең рес­публикада алдынгы урынны биләп торуы белән горурланам.     

– Сезнең фикерегез буенча, җи­тәкче хезмәтендә иң катлаулысы нәрсә?

– Әгәр син үз һөнәреңне яратасың икән, әллә ни катлаулылыгы юк. Иң авыры – килгән кешеләр безнең диварлардан канәгать булып чыгып китсен өчен сүзләр табу. Чөнки безгә кайчакларда ниндидер мәсьәләләрдә канун буенча баш тартырга да туры килгән чаклар була бит. Әдәплелеккә һәм түземлелеккә ия булырга кирәк. Кыенлыклары булса да, миңа кешеләр белән эшләү ошый. Аларга чын күңелемнән ярдәм итәм: күңелле вакыйгалары булганда бергә шатланам, авыр көннәрендә кайгыларын уртаклашам.   
   
– Үзегезнең гаилә мавыгулары, йолалары, шөгыльләре турында сөйләгезче.  

– Мин инде әйткәнемчә, безнең гаилә мавыгуы ул – музыка. Ирем Алексей белән “Приятели” вокаль-инструменталь ансамблендә (йолдызлар идек) катнаштык, икебез дә озак еллар мәдәният йортында эшләдек, хәзер без ансамбльне яңарттык, буш вакытларда уйныйбыз, җыр­лыйбыз, район бәйрәмнәрендә чыгыш ясыйбыз. Кызыбыз Елена да безнең сукмактан китте, педагогика институтының музыка факультетын тәмамлады, хәзер балалар сәнгать мәктәбендә фортепиано укытучысы булып эшли. Олы оныгыбыз Алиса, бабасы кебек, гитарада уйный, кечесе Кира, әнисе кебек, – фортепианода.   

Бөтен гаиләбез белән дачага җыелабыз, барлык бәйрәмнәрне һәм туган көннәрне бары тик гаилә белән бергәләп кенә үткәрәбез, оныклар белән ел саен диңгезгә ял итәргә барабыз (аларсыз күңелсез), танылган музыкаль төркемнәрнең концертларына йөрибез. 

Үзем табигатьне, Иделне бик яратам, хәтта хәзер дә әле ял көн­нәрендә яр буена барабыз, табигать белән бер дулкында булу ошый. 

– Үтеп баручы ел нәрсәсе белән сезнең хәтерегездә уелып калды?

– Олы оныгыбыз Алисаның, мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына укырга керүе гаиләбез өчен зур вакыйга булды. Хәзер ул университетта “Медиакоммуникация” юнәлеше буенча студент. Һөнәри яктан да күп вакыйгалар булды: Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында бүлек тарафыннан милли йолалар күренешләре белән чаралар үткәрелде. Бу өйләнешүчеләрне тантаналы теркәү дә, исем кушу да, гаилә юбилярларын хөрмәтләү дә. Киләсе ел да матур вакыйгаларга бай булыр, дип ышанам.   
  
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт. 

Белешмә
Белеме: Казан дәүләт мәдәният институты.
Хезмәт тәҗрибәсе: хакимият органнарында 22 елга якын, Тәтеш районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә 18 елдан бирле җитәкчелек итә.
Бүләкләре: район җитәкчелеге, ТРның ЗАГС Идарәсе бүләкләренә, “Казанның 1000 еллыгы” медаленә, РФ Юстиция министрлыгының Мактау грамотасына ия. 2016 елда “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелә.
Укытучының үгет-нәсихәте: “Алга барырга һәм туктап калмаска”.
Яраткан афоризмы: “Мин бу хакта иртәгә уйлаячакмын”. 
Тормыш зирәклеге: “Их, әни, син ничек хаклы булгансың”.
Яраткан романы:  Маргарет Митчеллның  “Унесенные ветром”, Колин Маккалоуның “Поющие в терновнике”.
Яраткан музыкаль әсәрләре: Фридерик Шопенның классик музыкасы, совет заманындагы җырлар.
Шөгыле: музыка (“Приятели” вокаль-инструменталь ансамблендә (клавишларда) шөгыльләнү, чаңгыда йөрү, бассейнда йөзү.
Тормыш шигаре: “Битараф һәм көнләшүчән булмаска”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев