Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Ленинград оборонасында катнашучы Иван Николаевич Авдонин яши

27 январь – Россиянең Хәрби дан көне – Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне.

фото: архив/Авангард

Бүгенге көндә Тәтештә Бөек Ватан сугышында, ленинград оборонасында катнашучы Иван Николаевич Авдонин яши.

Ул 1942 елның июлендә Кызыл Армия сафларына чакырыла һәм Мәскәүгә радистлыкка укырга җибәрелә. Ленинградны саклауда каһарманнарча катнаша. Ленинград фронтында 191нче аерым зенит бронепоезды составында радист һәм артиллерист булып сугыша, Финляндияне азат итә, Карел муентыгындагы сугышларда катнаша. Ике тапкыр яралана.

Ветеран II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков медале, “1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале, “Ленинградны саклаган өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев