Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Механизаторлар династиясен дәвам итүче

Журналистлар “Авангард” авыл хуҗалыгы предприятиесендә булдылар

(Тәтеш, 22 май, “Тәтеш таңнары”). Владимир ­Левштанов басуда 17 елдан бирле эшли. Ул механизаторлар династиясен дәвам итүче, аның әтисе дә техникада хезмәт куйган, Владимирның улы да авыл хуҗалыгында эшли.

Транспорт йөртү танык­лыгын Владимир урта мәк­тәптә алган булган, аннары автомәктәптә укыган. Шуннан бирле руль артында: чәчә, тырмалый, авыл хуҗалыгы ­культураларын урып-җыя. Владимирны хезмәт хакы тулысынча канә­гать­ләндерә. Кыр ­батырлары өчен эш тә күп булмый, чөн­­ки ел фасылына карап алар иксез-чиксез басуларда иртәнге алтыдан-җидедән эшли башлыйлар. Механизатор­лар кыш көне дә эшсез утырмыйлар, техниканы ремонтлыйлар, кар ­чистарталар.

Владимир ­Левштанов ел саен диярлек ши­фаха­нәдә сәламәтлеген ныгыта. Ял да кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев