Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Милли проектлар — авыл халкы файдасына

«Сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәмендә Урюм фельдшер-акушерлык пунктында капиталь ремонт ясалды.

Егерме ел тирәсе элек, бина авария хәлендә булу сәбәпле, ФАПны авыл мәдәният йорты бинасына күчерергә карар иткәннәр. Шул вакыттан алып медучреждение бинасында ремонт булмаган диярлек. 

Фельдшер Надежда Козлова һөнәрендә 30 елдан артык эшли.

— Барлык бүлмәләрдә дә зур үзгәрешләр булды. Бездә хәзер һәр җирдә уңайлы, якты һәм җылы, — ди ул, башкарылган эш нәтиҗәләрен күрсәтеп. — Карагыз әле, кабул итү, процедура, акушерлык бүлмәләрендә дә, коридорда да стеналардагы иске штукатурларны куптарып, яңаны ясадылар. Кабинетларда җылыту радиаторларын, искергән агач рамнарын яңа пластик рамнарга алыштырдылар, бу, һичшиксез, җылылыкны саклау өчен хезмәт итәчәк. Шулай ук санузел җиһазландырылды. Һәр бүлмәгә уңайлы тоткычлы зур ишекләр урнаштырылды. Акланган гади түшәмнәрне якты утлы асылмалыга алыштырдылар. Иске агач идәннәр урынына линолеум һәм плитка барлыкка килде.

Фельдшер 450 авыл кешесенә хезмәт күрсәтә, аларның күбесе урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр. Надежда Константиновна билгеләп үткәнчә, якташларга оператив хезмәт күрсәтү өчен ФАПка портатив кардиограф бүлеп бирелгән, һәм бу бик уңайлы. Кирәк булса, фельдшер пациентлар йортына барып та тикшерү үткәрә ала, ул шулай ук төнге чакырулар булган очракта да кирәк.

— Милли проектларның барысы өчен дә — шәһәрлеләр өчен дә, авыл кешеләре өчен дә эшләве бик күңелле, — дип уртаклашты медицина хезмәткәре. — Без хөкүмәтнең барлык эшчәнлек өлкәләрендә дә кайгыртуын тоябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев