Намуслы хезмәт куйган
Кешеләр

Намуслы хезмәт куйган

9 май – Җиңү көне.

Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучысы Кристина Резюкова үзенең тыл хезмәтчәне булган карт әбисе турында сөйләде:

– Раида Давыдовна Асташина 3 февральдә ТРның Тәтеш районы Иске Сумароково авылында туган.
Сугыш башланганда аңа 12 яшь булган. Яшәү авыр булган, ачтан үлмәс өчен кайчак­ларда черек бәрәңге ашарга туры килгән.
Карт әби башта колхоз кырларында эшләгән, аннары ат йөртүче булган. 17 яшендә акча эшләргә киткән, торф ­чыгарган.
Соңрак Иске Сумароковога кайткан, Жуково авылы егете­нә кияүгә чыккан. Ире армиядә хезмәт итеп кайткач, алар Тәтешкә күченгәннәр, дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр.


 


Нет комментариев