Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Николай Коробов: Миңа күп кенә техникада эшләргә туры килде, стажым 20 елдан артык

Бу атнада да Татарстанда ишелеп кар яуды.

фото: Алена Пантюхина

Николай Коробов, «Тәтеш» МПП" МУП:

— Ике атна элек безгә яңа универсаль йөк төягеч кайтты. Җитәкчелекнең аны миңа ышанып тапшыруына мин бик шат, техника яхшы, җайлы, кешеләр өчен, уңайлы эш өчен эшләнгән. Миңа күп кенә техникада эшләргә туры килде, стажым 20 елдан артык, ә бу трактор һәртөрле мактауга лаек. Буран булганда иртәнге дүрттә чыгам. Төрле эшләр башкарам: урамнарны кардан чистартам, аны йөк машиналарына төяп җибәрәм. Минем чүмеч дүрт тоннага якын кар ала. Әгәр арба зур булса, аңа алты чүмечкә кадәр сыя, кечкенә булса, өч — дүрт. Дөрес, эш барышында уңайсызлыклар да була, иң еш очрый торганнары — машиналарны тиешсез урыннарда калдыралар. Ярый әле, тәтешлеләр әлеге хәлгә аек акыл белән карыйлар, ризасызлык белдерүчеләр дә юк түгел... Рәхмәт сүзләре ишетү, әлбәттә, бик күңелле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев