Павел Карпов комбайнда өченче сезон эшли
Кешеләр

Павел Карпов комбайнда өченче сезон эшли

Район газетасы корреспондентлары “И. С. Казаков” КФХда булдылар.

(Тәтеш, 27 август, “Тәтеш таңнары”). Павел Карпов комбайнда өченче сезон эшли, ә “И. С. Казаков” КФХда инде сигез елдан бирле. Ул белгечлеге буенча автослесарь, һөнәри белеме хәзерге эшчәнлегендә аның өчен бер дә артык түгел. 

–  Техника яхшы, – дип бел­дерә Павел Николаевич. – Бункерга җиде тонна иген керә, аш­лыкны югалтуларсыз җыеп алырга тырышам. Иртәнге җидедән кичке тугызынчы яртыга кадәр эшлим. Хезмәтем миңа ошый, өстәвенә, комбайнчы хезмәте бәяләнә һәм яхшы түләнә.
 


жатва-2022

Нет комментариев