Раил Бариев: Мин балачактан ук янгын сүндерүче-кот­­каручы хез­­мәтендә эш­­ләр­гә ­хыялландым
Кешеләр

Раил Бариев: Мин балачактан ук янгын сүндерүче-кот­­каручы хез­­мәтендә эш­­ләр­гә ­хыялландым

Бүген – Коткаручылар көне.

Тәтешнең гражданнарны яклау көллияте студентлары ни өчен коткаручы һөнәрен сайлаулары турында сөйләделәр.

Раил Бариев:
– Мин балачактан ук янгын сүндерүче-кот­­каручы хез­­мәтендә эш­­ләр­гә ­хыялландым. Ми­немчә, ул бил­геле булган барлык эшләр­гә ка­ра­ганда да иң тә­вәккәл, түзем, кыю, физик әзерлек­ле кешеләр һөнәредер. 

Коткаручы булу – үзеңдә кешеләрне саклау һәм коткару хисләрен тою дигән сүз. 

Мондый хезмәт миндә – олы хөрмәт, ә үзләренең гомерләрен аямыйча да эшләргә сәләтле кешеләр горурлык хисе уята! 

Мин бу һөнәрне аның кирәклеген һәм мө­һимлеген аңлаганга сайладым. Һәм шулай ук, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кебек үк, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итәргә, игелек эшләргә телим.
 


Нет комментариев