Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Рәсем сәнгате ул – серле дөнья

Тәтештә туып-үскән, шәһәребезнең татар урта мәктәбен тәмамлаган, бүгенге көндә Казандагы мәдәният институтларының берсендә кино режиссерына укучы Әдилә Шакированың башкалабызда “Мин үземне тынлыкта ишетәчәкмен” дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе булды.

Яшь рәссамның шатлыгын  әти-әнисе, якыннары, дуслары, остазлары, сәнгатьнең әлеге төрен яратучылар, шулай ук тәнкыйтьчеләр дә уртаклашты.

Бу көнне картиналар галереясына кеше күп җыелуы гаҗәп тә түгел, чөнки Әдилә Шакирова станоклы рәсем сәнгате белән 3 елга якын шөгыльләнә һәм аның рәсем сәнгатен бәяләүчеләре дә шактый. Үзенчәлекле картиналары райондашларын да битараф калдырмый. Әдилә Азат кызы, яшь булуына да карамастан, ТР министрлыгы тарафыннан оештырылган бәйгеләрдә, төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә, иҗади проектларда актив катнаша.

Картиналар галереясында көнчыгыш халык­лары культурасы чагылышы, тормышны башкача күзаллау, коллаж техникасын берләштергән хезмәтләр урын алган. Рәссам майлы буяулар белән дә иҗат итә. Көнкүрештәге яшәеш, хатын-кызлар һәм ир-атлар, күп төрле серләрне үз эченә алган портретларда фәлсәфи тирән мәгънә, дөньяны тану, рухи халәт чагыла. Боларны тирәнтен аңлар өчен күпмедер дәрәҗәдә уйлану таләп ителә. 

– Кызым Әдилә кечкенәдән үк рәсем ясау, кул эшләре белән шөгыльләнде. Кино режиссеры булырга укыса да, күңеленә хуш килгән рәсем сәнгатен хәзер дә җаны-тәне белән ярата. Ул аның аерым бер шөгыле. Буш вакытлары булганда, гел рәсем ясый. Менә шулай итеп үзенең картиналар күргәзмәсен дә булдырды. Һәр рәсем астында куар-кодлар куелган, алар аркылы төркемдәше Ольга Некрасова язган көйләрне тыңлап була. Уку барышында аңа кыска фильмнар төшерергә, сценарийлар да язарга туры килә. Кыскасы, үзем дә кул эшләрен бик яратам. Бәлки кызымның башлангычына нигез шулай салынгандыр да. Әни кеше буларак, мин үземнең кызым белән бик горурланам. Бәлкем киләчәктә ул танылган шәхес булып китәр, – диде әңгәмә барышында Лилия ­Шакирова.     

Рәсем сәнгатенең тәмен, ямен белгән Әдилә Шакирова белдерүенчә, һәрбер сурәтне йөрәгең белән тоеп, кешеләргә җиткерә алу мөһим. Син портретның нечкәлекләрен һәм үзенчәлеген күрсәтә белергә тиеш. Әле бит рәсем ясау өчен күңел байлыгы да кирәк. Башта барлык уйларыңны, күңел кичерешләрен туплыйсың, эзләнәсең, эскизын эшлисең, төсләрен сайлыйсың. Һәрвакыт эзләнүдә булу да нәтиҗәсен бирә. Әгәр ни дә булса эшли башлыйсың икән, тырышмыйча, көч куймыйча гына булмый. Рәсем сәнгате ул – бик серле дөнья. Ул йөрәк түреннән чыкса гына башкаларны үзенә җәлеп итә алырлык була ала.

фотоны Әдилә Шакирова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев