Румил Биктаһиров: Балачактан ук кыю ­һө­нәр турында хыялландым
Кешеләр

Румил Биктаһиров: Балачактан ук кыю ­һө­нәр турында хыялландым

Бүген – Коткаручылар көне

Румил Биктаһиров:

– Балачактан ук кыю ­һө­нәр турында хыялландым. Әтием – эчке эшләр идарәсе подполковнигы Рөстәм Радикович Бик­таһиров авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне яклауга һәм коткаруга 20 ел гомерен багышлап, минем өчен үрнәк булып хезмәт итте. Мин “коткаручы” һөнәрен сайладым.

Коткаручылар беренчеләрдән булып һәлакәт урынында булалар, кирәк булганда кешеләрне эвакуацияләүне оештыралар, беренче ярдәм күрсәтәләр, имгәнүчеләрне җимереклекләр астыннан чыгаралар, эзләү-коткару эшләренә керешәләр. Алар кешеләрнең гомерләрен сак­лап калу өчен һәрвакыт авырлыклар аша үтәргә әзер. 

Минем уйлавымча, коткаручы – ул җаваплы, хезмәт сөючән, фидакарь, игелекле һәм саф күңелле кеше. Мин шундый булырга омтылам да!
 


Нет комментариев