Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Склад мөдире дә, агроном да

Газета хәбәрчеләребез районның һәм республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесе – “Колос”та булдылар.

(Тәтеш, 17 август, “Тәтеш таңнары”). Наталья Борисова “Колос” хуҗалыгында склад мөдире һәм агроном-орлыкчы булып эшли. Биредә үк аның әнисе  – бозау караучы һәм ире механизатор булып хезмәт куя.

– Склад мөдире буларак ашлыкны кабул итәм һәм аны җибәрәм. Уртача алганда, бер көн эчендә 50гә якын машина үтә. Быел уңыш мул.

Агроном-орлыкчы буларак, һәр иртә складларда дымлылыкны, һава температурасын карап тикшерәм, – ди Наталья Сергеевна. – “Колос”та 2010 елдан бирле эшлим. Бу минем беренче эш урыным һәм соңгысы дип уйлыйм, китәргә җыенмыйм. Яхшы һәм вакытында түлиләр. Быел ирем белән бушлай ял итәргә бардык. Иоковода яшибез, эшкә ирем белән машинада йөрибез. Хезмәткәрләрне ташый торган хуҗалык машинасы да бар, әмма безгә үзебезнекендә җайлырак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев