-----
Тәтеш үзәк район хастаханәсе яшь кадрлар белән тулылануын дәвам итә.
"Казан (Идел буе) федераль университеты" югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесен уңышлы тәмамлаганнан соң, "медицина биохимиясе" белгечлеге буенча Тәтеш үзәк район хастаханәсенә клиник лаборатор диагностика табибы вазифасына Софья Никонорова эшкә урнаштырылды.
Софья Александровна "Озын һәм актив гомер" илкүләм проектының "Медицина кадрлары" төбәк программасы кысаларында Тәтеш районыннан максатчан юнәлеш буенча укыган.
Нет комментариев