Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Тәтештә яшәүче Трениннарның гаиләсе өчен ярдәмләшеп һәм аңлашып яшәү мөһим

Гаилә башлыгы Александр 2022 елның сентябреннән алып Луганск Халык Республикасы территориясендә үзенең хәрби бурычын үти.

— Саша миңа шунда ук ошады, ул игелекле, игътибарлы, сөйкемле, аңа гашыйк булмаска мөмкин түгел. Минем өчен ул — дөньяда иң яхшысы, — ди, Татьяна елмаеп. — Очрашып йөргәндә, ялгышмаганымны аңладым. Ул миңа тәкъдим ясагач, мин уйлап та тормадым, риза булдым. Без матур датада өйләнештек — 14.11.2014.

Хатын-кызның сүзләренә караганда, иренең гаиләсе аны шатланып кабул иткән, яшьләр иренең әбисе йортында яши башлыйлар.

Александр — бик хуҗалыкчыл, ул күп нәрсәне үз куллары белән эшли. Янкорма эшләде, мунча төзеде. Безнең җиде яшьлек улыбыз Женя һәркайда әтисе артыннан йөри, мөмкин булганча ярдәм итә. Барыннан да бигрәк минем ирем белән улым техника белән мавыгалар, машиналарны яхшы беләләр.

Иремне хезмәткә чакыргач, улым бик борчылды, мин аны әтиеңә ял бирәчәкләр дип тынычландырдым. Гаиләбезгә бәхет елмайды, улыбызны узган ел беренче сыйныфка бергә озаттык, Сашага нәкъ шул вакытта ял бирделәр. Беренче сентябрь хәтердә матур көн булып истә калды, аннары без бөтен гаиләбез белән аквапаркка ял итәргә киттек, барыбыз да бергә була алуыбызга бик шатландык. Безнең улыбыз әтисе белән горурлана, ул хәрби, Ватанны яклый, ди. Һәм үзе дә тизрәк үсәргә һәм шулай ук хәрби булырга хыяллана. Ирем ялга кайткач, улым аның яныннан китми дә, һәрнәрсәдә ярдәм итәргә тырыша. Бөтен йорт эшләрен алар үз өсләренә алалар, эштән соң мине ял көтә, вакытны бергә үткәрәбез, — дип сөйли Татьяна.

Ир белән хатын Интернетта көн саен хат алышалар. Татьяна әйтүенчә, Александр хезмәттә дә, блиндажда ял иткәндә дә барысы да яхшы дип ышандырган. Ул сугышчылар торагының ничек җиһазландырылганлыгын күрсәткән, һәм хуҗабикә көнкүреш шартлары яхшы дип билгеләп үтте. Ире көнкүрештә таләпчән түгел, ул үзе дә тәмле итеп ашарга пешерә һәм өйдә чисталык урнаштыра ала икән.

— Без барысын да бергә эшләргә яратабыз, бала һәрчак безнең белән. Бакчада да бергә эшлибез, Женяның үз лейкасы бар. Безнең яшелчә уңышы күп була, әти-әниләр белән уртаклашабыз. Бергәләп яңа алмагач, чия, груша агачлары утырттык, җимешләрен бергәләп көтәбез. Аның каравы, элек утыртылган чия, кара һәм кызыл карлыганнарның җиләк-җимешләре бар. Әле без Иделдә ял итәргә, урманда гөмбә җыярга, велосипедта йөрергә яратабыз. Улыбыз өчен төп хезмәт — уку, әтисе аңа ноутбук сатып алды, Женяга дәресләр ошый. Туризм һәм йөзү секцияләренә йөри. Ирем әлеге мавыгуларны хуплый, спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көчен һәм чыдамлылыкны үстерә, ә бу сыйфатлар хәрбиләр өчен бик мөһим, ди.

Традиция буенча сайлауларга да без гадәттә гаиләбез белән бара идек, бу юлы улым белән генә барачакмын. Россия Президенты вазыйфасына үз кандидатурамны билгеләдем инде. Мин тотрыклылык һәм тынычлык өчен тавыш бирәчәкмен, ватандашларым да дөрес сайлау ясар дип өметләнәм, — ди Татьяна.

фото: Трениннар гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев