Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Татьяна Суханова: Гомер буе Иделдә...

3 июль – Диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләре көне

(Тәтеш, 3 июль, “Тәтеш таңнары”, Мәдина Ибәтуллина). 

“Гомер буе Иделдә, менә шушы пристаньда”, – диде кыс­ка гына итеп үзенең барлык хезмәт эшчәнлеге хакында ­Татьяна Суханова Тәтеш причалында очрашкан чагында. 

– Сез төп тәтешлеме? – дип сорадым мин. Татьяна Васильевнаның тумышы белән Югары Ослан районыннан булуы ачыкланды. 
– Мин елга техникумын тәмам­ладым, бер ел Казанда елга вокзалында эшләдем. Тәтеш хакында ишеткән булды, иремнең сеңлесе Тәтеш егетенә кияүгә чыкты, шуңа да Тәтешкә күченгәндә озак уйланып тормадык. Тәтешкә бик тиз гашыйк булдым. 1979 елда мин кассир булып эшкә урнаштым, ул вакытта Евсеева Ольга Александровна начальник иде. Коллектив зур, тату иде. Без, өч кассир, бер тәүлек эшләп ике көн ял иттек. Кешеләрнең кайчан да булса пластик карточкалар белән килеп түләячәген ул вакытта күз алдына да китермәгән идек, барлык хисап­лауны счет белән исәпләдек, аннары калькулятор барлыкка килде. Көненә 800шәр билет саттык, меңгә кадәр җиткән чаклар да булды. Ялларда мең ярымга якын кешегә хезмәт күрсәттек, – дип искә төшерә Татьяна Суханова. – Тиз йөрешле һәм сукуышлы суднолар барлык юнәлешләр буенча йөрделәр, өске һәм түбәнге агым буйлап берничә пассажир рейсы – барлыгы 33 маршрут бар иде. Бронь буенча эшләдек.   

Татьяна Суханова кассир булып 7 ел эшләгән, 1986 елда прис­тань начальнигы итеп куйганнар. Әлеге вазифада ул 34 ел хезмәт куйган. Күп функцияле оешма белән идарә итү хәзерге вакытта улы Игорь Евгеньевич кулында, аның җилкәсенә зур җаваплылык төшә. Әмма шулай да, гомернең күп өлешен уздырган урыннар аны магнит сыман тартып тора икән. “Хәтта үз өемдә дә вакытымны азрак үткәрдем, ирем дә шушында эшләде”, – ди Татьяна Суханова. Ул үзе белән эшләүчеләрнең барысын да хөрмәт һәм җылылык белән искә ала.     

– Елгачыларның эш көне норма буенча түгел. Судноларны төннәрен дә каршыларга ту­ры килә, ашыгыч ­чакырылган чак­лар да бу­ла. Документлар рәс­миләштерү, су юлы белән китерә торган йөкләрнең оешмалары белән эш­ләү –  барысының да эше күп. Планны һәрчак үтәдек, һәр җирдә тәртип булсын дип тырышабыз, – ди ул. – Ничә ел эшләү дәверендә барлык судноларны “тышкы күренешеннән” үк инде беләбез, ә үтеп барышлый капитаннар, элек радиостанция буенча, ә хәзер телефоннан шалтыратып: “Татьяна Васильевна! Каршы ал! яки “Татьяна Васильевна! Без – якында!” – диләр.
Бергәләп пристаньне йөреп чыгабыз. Елга вокзалында һәм тирә-юнь территориядә чисталык хөкем сөрә, чәчәклекләрдә петуниялар балкып утыра һәм бәрхетсыман ­бакра гөлләрнең кояшта чәчәкләре тулышып аткан.        

– Мин розалар яратам, алар миндә – 19, петуниялар да утыртам, –  дип уртаклаша шәһәрле.    
Татьяна Васильевна һәр эштә дә тәртип булуына күнеккән, үзенең  бакчасы да иң матуры һәм һәр нәрсә үз урынында булсын өчен әлеге кагыйдә буенча эш йөртә. 

Тәтеш пристане – шәһәрнең йөз таныкламасы, аның “тышкы кыяфәте”. Елга флоты ветераны пристаньга юл ясалуына, танылган баскычның, үзгәрешләр кичереп, матурлануына, ә причалга эш белән баржалар, “Метеор”лар һәм туристлар белән теплоходлар туктавына сөенә. Үзенең зурлыгы белән җәлеп итеп торган ышанычлы “Ганц” порт краны тормышның дәвам итүен күрсәтеп, какшамас булып күккә ашып тора. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев