Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Туган җиренә гомере буе тугры

Иоково авылында яшәүче Петр Пирогов районның авыл хуҗалыгында кырык елдан артык эшләгән.

Ул хезмәт сөючән крестьян гаиләсендә туган һәм инде бишенче сыйныфтан соң ук колхозда ат караучы ярдәмчесе булган. Аннары Петр Пирогов абыйсы белән бергә тракторчы ярдәмчесе, тагылмалы  җайланмага хезмәт күрсәтүче булып эшләгән.  

Петр Николаевич армия хезмәтен Румыниядә узган, анда зенит артил­лериясендә телеграфчы булган. 

Туган ягына кайткач, Монастырскийдагы СПТУга укырга кергән, тракторчы-машинист белгечлеге алган. Иске Сумароково янындагы кырларда эшли башлаган, дүрт ел дәвамында һәр көнне Иоковога кадәр җәяү бара һәм кайта торган булган. Аннары аны Карл Маркс исемендәге колхозга күчергәннәр, һәм ул кабат туган җирендә бөтен җаваплылык белән эшләгән.    

– Гомер буе тракторда хезмәт куйдым, колхоздагы стажым 45 ел, – ди тәҗрибәле игенче. 

Хатыны Валентина Прокопьевна белән алар алт­мыш елдан күбрәк үзара аңлашып гомер кичерәләр. Дүрт бала тәрбияләп үстер­гәннәр, хәзерге вакытта Пироговларның өлкән буыны сигез оныкка һәм җиде оныкчыкка сөенеп туя алмый. 

– Без һәрчак бергә – ­кайгыда да, шатлыкта да, авырлык­ларны да, бәхетле чакларны бергә кичердек, – дип уртаклаша хатын-кыз. – Бер-беребезне аңладык. Ирем – кул эшенә оста кеше,  йортыбызны үзебез тө­зедек, күп нәрсәләр аның кулы белән башкарылды. Ул безнең барыбыз өчен дә – тормышта ышанычлы терәк, аның зирәк киңәшләре барлык туган-тумачаларыбыз өчен мөһим.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев