Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кешеләр

Тыйнак кеше булган

Бөек Ватан сугышы ветераны, хезмәт ветераны Мария Васильева мәгариф өлкәсендә 40 елга якын хезмәт куйган.

Күптән түгел якты дөнь­ядан киткән әнисе турын­да аның кызы Галина Борисова сөйли. 

– Әни 1929 елда ТАССР­ның Биектау районы Алат авылында туган. Аның сугыш вакытларына туры килгән балачагы да шунда үткән. Бабай авыл Советы рәисе булган, аңа бронь бирелгән. Ләкин ул фронтка үзе теләп киткән. Әби колхозда эшләгән, үзенең яшьтәшләре кебек, булдыра алганча фронтка ярдәм иткән: кырда, ындыр табагында эшләгән, сугышчылар өчен оекбашлар бәй­ләгән, моның белән беррәттән, мәктәпкә дә йөргән. Бәхеткә, әти сугыштан исән-сау кайткан. Гаиләдә 7 бала булган, һәм барысы да кызлар, шуның дүртесе – педагоглар, – ди Галина  Константиновна. – Әни мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан педагогика институтына укырга кергән. Дөбъяз рай­онының Әлдермеш урта мәктәбендә, Октябрь районы (хәзерге Нурлат районы) Биләр-Күле урта мәктәбендә эшләгән, әтине шунда эшкә Казан ветеринария институтын тәмамлагач җибәргән булалар. Аны еш кына аеруча да җаваплы участокларда эшләргә күчергәннәр, ул коммунистлар партиясе әгъзасы булган. Әти Буа районында баш ветеринария табибы булып эшләгәндә, әни Буада Горький исемендәге  сигезьеллык мәктәптә химия һәм биология укытучысы булып хезмәт куйган. 1967 елда әтине Тәтеш районына күчерделәр, гаилә калган барлык елларда шунда төпләнеп яшәде. Ни аяныч, әти якты дөньядан иртә китте, аңа 50 яшь иде. Әни тормыш авырлыкларына нык торды һәм беркайчан да зарланмады. Ул бар гомерен безгә – балаларына, онык­ларына һәм яраткан хезмәтенә багышлады. Мәгариф системасында озак еллар химия һәм биология укытучысы булып  эшләде. Тәтеш­нең эшче яшьләр мәктә­бе аның соңгы хезмәт урыны булды. Әнине хез­мәттәшләре, аның белән хезмәттәш­лек иткән шәһәрдәге пред­прия­тиеләр җитәк­челәре хөрмәт итте. 

Әти-әни безне, ике кызын, тәрбияләп үстерде, югары белем бирде. Берникадәр вакыт мин Тәтеш педагогика училищесында һәм “Миләш­кәй” балалар бакчасында эшләдем. Әнинең буй җиткән өч оныгы, шулай ук алты оныкчыгы бар.  

Әниебез тыйнак, мәр­хәмәтле иде. Без аның белән урамнан барганда, элекке укучылары тукталып, аның белән исән­ләшәләр иде, укытучыларына карата җылылык һәм хөрмәт белән караулары күренеп торды. Әнием турындагы якты истәлек һәрчак безнең йөрәкләрдә яшәячәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев