Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Төзүче һөнәре – җәмгыятьтә иң кирәкле, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе

14 август – Төзүчеләр көне

(Тәтеш, 14 август, “Тәтеш таңнары”). Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, Россиянең “Төзелеш даны” медале иясе Валентин Хохлов җитәкләгән ПМК-7 предприятиесе озак еллар дәвамында район төзелеш индустриясендә танылган лидер булып торган.

Валентин Данилович – һөнәре буенча төзүче,  ул үзенең гомерен туган төбәгенә, аның үсеше һәм чәчәк атуы­на багышлаган. Төзелеш оешмасы белән җитәкчелек иткән елларда районда шәһәрдәге 1нче мәктәп, Пролей-Каша мәктәбе, кадет интернат-мәктәбе, Көньяк микрорайондагы йортлар, поч­та, шәһәр Советы бинасы, балалар тудыру йорты, прокуратура, халык мәшгульлеге үзәге, юл идарәсе, буадагы кәшәнә һәм дистәләгән башка объектлар барлыкка килгән. Тормыш иптәше Татьяна Анатольевна белән бергә эшләгәннәр, шуңа күрә Төзүчеләр көне – уртак гаилә бәйрәме.

Әңгәмәне виноград уралып үскән беседкада алып барабыз. Аның конструкциясен, кулдан эшләнгән мангал-ыслау җайланмасын, брусчатканы кызыксынып карыйм һәм сорау бирәм:

– Җитәкчелек кенә итеп калмыйча, барысын да үз кулларыгыз белән башкарасызмы?

Валентин Данилович искә төшер­гәнчә, ул балта остасы һәм эретеп ябыштыру эшенә балачактан өйрәнгән. Бабасы – оста куллы кеше, әтисе төзүчеләр бригадиры булган. Валентинга да бу юл белән китәргә насыйп иткән.

Хезмәт эшчәнлеген Олы Шәмәк ПМК-6да башлап җибәрә. Ә инде ике елдан соң җаваплы һәм белемле яшь кешегә ЖБИ цехы начальнигы вазифасын ышанып тапшыралар. Аннан соң “Правда” газетасы исемендәге колхоз рәисе урынбасары һәм “Победа” колхозының партоешма секретаре булып эшләгән вакытлары да була.

– Язмышка мин Николай Алексеевич Молодцов, Зоя Германовна Волкова кебек кешеләр белән таныштырганы өчен рәхмәтле, алар бик әйбәт, дәрәҗәле остазлар иде, – ди хезмәт ветераны.

Валентин Данилович 1984 елда ЖБИ заводын җитәкли, 60 кешедән торган предприятие ике сменада эшләгән. Машиналар һәр иртә колонна булып тезелеп баса торган булган. Продукция республика буенча гына түгел, Чуваш, Мари АССР­ларында да бик киң кулланылган. Уңышлы җитәкчегә ул вакытта бик зур эш – шәһәрдәге 1нче мәктәпне төзү  белән шөгыльләнергә кушалар. Аны ачу тантанасына килгән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев башкарылган эшләрнең сыйфатын югары бәяләгән.

– Барлык коллективыма рәхмәт сүзләре генә әйтәм, алар намус белән эшләделәр, – ди әңгәмәдәшем. Үз сыйфатлары турын­да сөйләгәндә, аңа эшендә куелган бурычларны үтәүдә максатчанлык һәм үҗәтлек ярдәм итте, дип билгеләп үтә.

– Менә ул шундый, пунктуаль, җаваплы. Аның төп сыйфаты – ул ышанычлы кеше, – дип өстәде ­Татьяна Анатольевна.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев