Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кешеләр

Уңышлары тагын да өстәүле булсын

Олы Тормы авылында туып-үскән, хәзерге вакытта театрда эшләүче Гөлназ Гыйззәтуллинаның “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем алуы барлык якташларын да сөендерде.

фотоны Гөлназ Гыйззәтуллина тәкъдим итте

Гөлназ Вазыйх кызы балачактан ук сәнгать өлкәсендә эш­ләргә хыяллана. Һәм мәктәпне тәмамлаганнан соң, әти-әнисенең хәер-фатихасы белән Казандагы театр училищесына укырга керә. Ләкин ул вакытта конкурс зур булганлыктан, теләге чынга ашмый кала. Әмма өметен өзми. Буа театрына артистлар җыюларын очраклы гына ишетә һәм шулай итеп театр дөньясының ишеген ачып керү уе белән яна башлый. Әти-әнисе белән киңәшеп, унҗиде яшендә Буага чыгып китә. Театр җитәкчесе Раил Сад­риев яшь кызны җылы кабул итә. Сәләтен тикшереп карау өчен аны җырлатып, биетеп карагач, безгә туры киләсең дип эшкә ала.  Әле сөйләшеп, кичке мәктәпкә дә урнаштыра. Гөлназ анда унберенче сыйныфны тәмамлый. Аннары Раил Илдар улы ярдәмендә Казан дәүләт мәдәният институтына читтән торып укырга керә. Бер үк вакытта укый да, эшли дә. Аның сәхнә тормышы шулай алга таба үз җаена тәгәри... 

– Кечкенә чактан ук артист буласым килгәнгәдер инде, кыенлыкларны алай сизмәдем. Спектакльләрне балачактан ук карарга яраттым, аеруча да телевизордан күзем алмый идем. Мәктәп елларында һәрчак сән­гать, спорт чараларында катнаштым, берсеннән дә читтә калмадым. Әле тагын театр түгәрәгенә дә йөрдем. Кыскасы, кирәк булса, җырлыйм да, биим дә. Тавыш ягына килгәндә мактанырлык булмаса да, биергә яратам. Әбием һәрчак биюче булырсың ахры, кызым, дип әйтә иде. Бер карасаң, аның сүзләре хак та булган бит. Ул минем сәләтемне алдан ук тоемлаган, күрәсең, – ди Гөлназ. – Раил Илдаровичка да рәхмәтлемен. Аның ярдәме зур булды. Ул безнең өчен җитәкче дә, сәхнәдәш тә, абыебыз кебек якын, әти кебек төпле киңәшче дә. Иҗат төркемебез – дус, бердәм, без бер гаилә кебек дип, ихлас күңелдән әйтә алам.  

Гөлназ Рәмзия апа белән Вазыйх абыйның икенче кызлары булып якты дөньяга аваз салган. Олы апасы Гөлнара белән аны әти-әнисе үз үрнәкләрендә хезмәт сөючән, максатчан итеп тәрбияләгәннәр.

Аның иҗатташлары әйтүенчә, мактаулы исем аңа үҗәтлеге, җа­ваплылыгы, сәхнәдәге роль­ләрен чынбарлык итеп күрсәтә алуы өчен дә бирелгән. Ул төгәл кеше, беркайчан да соңга калырга яратмый икән. Бу сыйфатын әтисеннән күчкән дип саный. Улы Имильне дә үзенә ошаган дип белдерә. Чөнки аны тәрбияләүдә дә әти-әнисе төп ярдәмчеләр ­булып тора. 

 – Якыннарым минем һәрбер ролемә шатланып торалар. Дәүләт бүләге бирелү хакында ишеткәч, тирә-юнемдә минем сөенечемне уртаклашырга теләүчеләрнең күп булуы икеләтә куандырды. 

Ә инде мондый дәрәҗәле исем бирелүенә әле дә ышанып җитә алмыйм.

Бу киләчәктә ялкынланып эшләр өчен  канатлар да куя, җаваплылыкны да арттыра. Халкым өчен чын күңелдән тырышып хезмәт куячакмын, – дип әңгәмәне йомгаклады унбиш ел сәхнә түрен яулаган тәҗрибәле артист.

Ә без райондашыбызга уңыш­ларының тагын да өстәүле булуын теләп калабыз.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев